Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сабантуй» ял паркында өмә узды

Эшне төгәлләгәч әнә шулай коймаклар да чыңлады, чәйләр дә кайнады

Элек-электән шулай булган бит инде ул, авыр эшне җыелышып, бергә-бергә эшләгәннәр дә, ахырдан бергә-бергә табын корганнар, ашаганнар-эчкәннәр.

Авыр хезмәтне күмәкләшеп башкаргач һәм дә ахыры бәйрәм белән төгәлләнгәч, хезмәтнең авырлыгы да сизелмәгән, сизелсә дә тиз онытылган.

Безнең Балтачта да шулай өмә игълан итеп, бергә-бергә матур итеп эшлиләр, аннан табигать кочагына утырып сыйланып алалар. Кайсыбер хезмәт коллективлары табигатьтә коймак пешерә, чәй кайната, шашлыгын да өлгертә. «Сабантуй» ял паркында да тырмалап, җыелган чүпне арбаларга төяп, эшне төгәлләгәч әнә шулай коймаклар да чыңлады, чәйләр дә кайнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өмә