Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагынабыз сине, кадерлебез!

Салкын кышның 22нче декабрендә рәхимсез үлем безнең арадан кадерлебез Фәнилне бакыйлыкка алып китте.

Ачы хәсрәт безнең барыбызны, үзе җитәкләгән ферма коллективын, авыл халкын шок хәлендә калдырды, беркемнең дә бу авыр югалтуга ышанасы килмәде. Ул көннәрдә яшәүнең яме, тормышның мәгънәсе калмады, яшәеш тукталып калган кебек булды. Яңа елның ак кары да, табигатьнең үзенә генә хас кышкы матурлыгы да, гүя бар җиһан безгә кушылып елый иде.
Әй син, мәрхәмәтсез үлем, яшь кешегә нигә килеп сарылдың, сөйкемле, эшчән ирне нигә бездән аердың? Фәнилебез зирәк акыллы, тапкыр сүзле, олы йөрәкле, киң күңелле, һәркемнең күңеленә үтеп керү сәләтенә ия булган күпкырлы, талантлы шәхес иде. Тормышның бөтен мәгънәсен тырыш хезмәттә күрүе, белемле, зыялы, түзем-сабыр булуы белән күпләргә яшәү үрнәге булды. Гаиләбездә һәрвакыт җан тынычлыгы, муллык, үзара ихтирам итешү, үстергән әти-әниләрне хөрмәт итү, бер-беребезне яратып, саклап яшәү, балаларны назлап-сөеп үстерү атмосферасы хөкем сөрде. Хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белеп, зур җаваплылык хисе тоеп башкарды, олыны-олы, кечене-кече итте. Сөтчелек фермасы коллективы ирешкән уңышларда аның намуслы хезмәте, оста җитәкчелек итүе бәяләп бетергесез иде. Шуңа күрә үзен дә яраттылар, хөрмәт иттеләр, кешелекле, ярдәмчел була белгәне өчен тырыш хезмәтләре белән җавап бирделәр.
Фәнилебезне соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең гаять күплеге аңа булган ихтирамның, хөрмәтнең ачык чагылышы.
Әти-әнисен, әбисен, тормыш иптәшен, балаларын, барлык туганнарын үзенә генә хас ярату белән яратты, һәрвакыт игътибарлы, гадел, эчкерсез була белде, бар күңел җылысын безгә бирде. Аның безнең арабызда юклыгына күңел һаман да ышанмый, «мин кайттым», дип елмаеп кайтып керер кебек.
Кайгылы көннәребездә безгә рухи һәм матди ярдәм күрсәткән «Татарстан» җәмгыяте рәисе Рамил Рашитовичка, үзе җитәкләгән сөтчелек фермасы коллективына, мәктәп директоры Люция Харисовнага һәм мәктәп коллективына, барлык туганнарга, классташларга, Гөлфирә ханымга, гаилә дусларыбызга, күршеләргә, спорт сөюче дусларына, ветеринария академиясендә бергә укыган курсташларына, авылдашларга безгә таяныч һәм юаныч була белгәннәре өчен олы рәхмәт хисләре белдерәбез.
Без кичергән авыр югалтуны сезгә кичерергә язмасын, кайгы җиле капкагызны какмасын, җаныгыз тыныч, тәнегез сәламәт булсын.
Олы җанлы, изге күңелле Фәнилебез! Игелекле гамәлләреңне, барыбызга булган матур мөнәсәбәтеңне, безне саклап, кадерләп, яратып яшәвеңне күңелләрдә гомеребез буена сакларбыз. Синең якты истәлегеңне, ягымлы, мәрхәмәтле карашыңны, күңел назыңны, акыллы киңәшләреңне күңел түрендә кадерле ядкарь итеп сакларбыз, беркайчан да онытмабыз, һәрчак сагынырбыз.
Кадерлебез Фәнил! Салкын кабереңне иман нуры җылытсын, караңгы гүрең якты, авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахның түрендә булсын дигән ихлас теләкләр белән изге догада калучы әти-әниең, әбиең, сине өзелеп яратучы Гөлзияң һәм дәвамчы балаларың, барлык туганнарың, дусларың.
Иске Салавыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250