Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагындыргансыз, якташлар! (+фоторепортаж)

70 елларда Бөтенсоюз төзелеше итеп игълан ителгән «Камаз» заводы һәм Яр Чаллы каласы үзенә куп кенә авылларны «йотты».

Эшнеӊ җаныӊ теләгәне булуы һәм аныӊ өчен хәйран әйбәт түләнүе яшьләрнеӊ бу шәһәргә тартып торды, завод төзелеше тукталгач та, алда киткән абый-апаларына иш булып, күбләргә яӊадан анда барып, төпләнеп калырга этәргеч булды. Бу вакыйгалардан балтачлылар да читтә калмады, анда бүген районныӊ һәр авылыннан дистәләгән кеше дөнья күрә, инде балаларын баш-кузле итеп, оныкларын тәрбияләүче райондаш әби-бабайлар да Яр Чаллыда хәйран икән. Якташларны барлау, аларны туплауны күз алдынды тоткан очрашу ниһаять республикабызныӊ сан ягыннан икенче урында торган шәһәрендә булып узды. Татар драма театры бинасы балтачлылар беләӊ шыплап тулган, дип әйтеп булмады, әмма Яр Чаллы шәһәренеӊ якташлар оешмаларыныӊ берлеге җитәкчесе Гөлзада Рзаева әйткәнчә, күп кенә район шәһәрләре мондый очрашуларны тагы да азрак санда тамашачылар белән үткәрә башлаганнар, икенче килгәндә якташлар тагы да артыр, дип күӊелгә җылы салды. Балтачлыларныӊ якташлар берлеге җитәкчесе, тумышы белән Нөнәгәр авылыннан Равилә Зарипова, шәһәр мэрыныӊ социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Мәрвән улы Хәлимов үзләренеӊ чыгышларында Балтач районы белән горурлануларын җиткереп, үзләренеӊ сәламнәрен юлладылар. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенеӊ урынбасарлары Илшат Галимуллин, Илһам Гәйнетдинов очрашуга килгән якташларга рәхмәтләрен җиткерделәр, аны уздыруга зур өлеш керткән Илнар Миннебаевка, Азат Гыймадиевка истәлек бүләкләре тапшырдылар. Соӊыннан Яр Чаллыда яшәүче балтачлыларга район мәдәният үзәгенеӊ халык театры Булат Сәляховныӊ «Яр» спектакле тәкъдим итте. Спектакль тәмамланганда туган җирне сагынуга спектакльдән алган хис-кичерешләрнеӊ бергә бәйләнүе тамашачыларны битараф калдырмады, аларныӊ күбесенеӊ күзләрендә яшь ялтырый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250