Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шагыйрьне юксынып...

Еллар үтсә дә, аның шигырьләре укылачагына, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырап торачагына иманым камил.

Мартның соңгы атнасына да аяк бастык.  Нәкъ өч ел элек, күңелләргә тирән яра салып, шигъриятен сөючеләрне ятим итеп, мыек астыннан гына елмаючы Шагыйребез арабыздан китте.

 "Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыгыз". 2017-2020 елларда  һәр иртәбезне инстаграмда Роберт абыйның шушы җанга якын сүзләрен һәм күңел түреннән өзелеп төшкән шигырьләрен укырга күнегеп беткән идек инде...

Яман авырудан җәфа чигүен ишетсәк тә, күңел Шагыйрь гомерен озайтырдай могҗиза булуын көтте... Әмма... ул, татар шигърияте дөньясын ятим калдырып, китеп барды...

 Еллар үтсә дә, Роберт Миңнуллин шигырьләре укылачагына, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырап торачагына иманым камил. Аның рухына Рамазанның бишенче көнендә, ягез бер дога, дип язалар безгә.

МИН ЯРАТАМ СЕЗНЕ, ЧОРДАШЛАРЫМ!

Мин яшимен сезнең арагызда,

Мин яшимен сезнең белән бергә.

Барып була сезнең белән яуга,

Кереп була сезнең белән гүргә.

 

Мин сагынып искә алачакмын

Сезнең белән үткән елларымны.

Мин тагын бер тапкыр үтәр идем

Сезнең белән үткән юлларымны.

 

Мин дә төшеп калганнардан түгел,

Мин шулай ук әллә кем дә түгел.

Сездән артык җирем булмаса да

Мин, әлбәттә, сездән ким дә түгел.

 

Белеп яшим мин үз дәрәҗәмне,

Яхшы беләм мин үз урынымны.

Мин юкка да борын салындырмыйм

Һәм күтәрмим юкка борынымны.

 

Егетлекләр эшләштерсәм дә мин,

Беркемгә дә этлек эшләмәдем.

Беркемгә дә өреп калганым юк,

Беркемне дә юкка тешләмәдем.

 

Ә үземә өрүчеләр булды,

Мин аларга юри эндәшмәдем.

Миннән талантлылар, батырлар бар –

Мин алардан бер дә көнләшмәдем.

 

Кичерерсез мине, кирәк чакта

Сезнең төсле әгәр булалмасам,

Кешеләргә сез эшләгән кадәр

Игелекләр әгәр кылалмасам.

 

Сезнең белән мин ярышмыйм – сезне

Тырышсаң да узып булмас иде…

Ә шулай да сезнең үзегезгә

Миннән башка кызык булмас иде.

 

Мин, әлбәттә, сезнең кебек түгел –

Үзгәралмыйм, үзем аңласам да.

Сезнең янда мин чәүкә дә түгел,

Күгәрчен үк була алмасам да.

 

Курыкмагыз, мин таракан булып

Беркайчан да төшмәм ашыгызга.

Киртә булып ятмам юлыгызга,

Кайгы булып килмәм башыгызга.

 

Сезгә күбрәк шатлык китерермен,

Мин тоз салмам сезнең ярагызга…

Рәхмәтле мин сезнең һәммәгезгә

Алган өчен мине арагызга.

 

Мин яратам сезне, чордашларым!

Сез кадерле миңа барыгыз да!

Шуңа күрә дә мин сезнең белән,

Шуңа да мин сезнең яныгызда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Роберт