Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагынам сезне, бабайлар – 2

...Без үскәндә авыл урамы ел әйләнәсе “дер” селкенеп тора иде. Тәпи киткән бала-чагасы да, яшүсмере, егет-кызы да, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр дә, бер-берсен тулыландырып, тәүлекнең һәр вакытында авыл урамына җан кертәләр иде.

Моннан ике еллап элек “...авылымның һәр нәрсәдән хәбәрдар булган зирәк картларын – аксакалларын сагынам мин”, – дип язган идем. Менә тагын шул темага кире кайттым.

...Без үскәндә авыл урамы ел әйләнәсе “дер” селкенеп тора иде. Тәпи киткән бала-чагасы да, яшүсмере, егет-кызы да, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр дә, бер-берсен тулыландырып, тәүлекнең һәр вакытында авыл урамына җан кертәләр иде. Кар ни, яңгыр ни, кырык градуслы эссе ни... – барыбер урамда кеше өзелми. Бала-чага көнозын уйный, яшүсмерләре төркем-төркем булып, әле туп суга, әле җиләккә, әле су коенырга бара, тачка белән алабута, билчән ташый, яшьләре кичен уенлыкта бөтен авылга җыр-моң тарата, эштән арып кайтсалар да, өйдә мең дә бер эшләре көтеп торса да, көтүләр кайткач, әти-әниләр капка төпләренә чыга, әбиләр көндезләрен бер-берсенә хәл белергә – утырмага йөрешә, бабайлар да, разведкадагы солдатлар кебек, урамны көнгә берничә әйләнә... Хәзер генә ул авыл урамында кеше бер кат эшкә китеп беткәч, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, кеше түгел, ирекле йөргән эт тә күрәсең юк.

Күңелем белән авыл урамын әйләнәм дә, без үскәндә әле һәрбер йортта диярлек бабайлар булган икән дим. Безнең тирәдә генә дә берсеннән-берсе матур, кызыклы әллә ничә бабай бар иде. Терәлеп беткән күршебез, агач аяклы Гыйният абзый (өлкәннәрдән күреп без дә шулай йөртә идек)  белән җәмәгате Чык әбиләрнең (чын исеме Гыйльми тәтә, әмма безнең ише бала-чаганы гел җимеш сөяге белән сыйлаган бу әбигә олы апам кечкенә чакта әнә шундый кушамат тага, җимеш сөяге “чык” итеп ватыла янәсе, без гомер буе яратып шулай дип эндәштек тә инде) җимеш бакчасы бик бай, алмагачлар, кызыл, кара шомырт күп. Шулай ук капка төпләрендә – Әхмадулла бакчасында үскән алмагач белән шомыртны да алар рөхсәте белән ашыйсы иде. Алар аны тәртип белән ашаганны гына ярата,  сындыра-ботарлый башласаң, Гыйният абзый култык таягын атып куарга да күп сорамый иде. Усаллыгы түгел ул аның, тәрбия алымы гына, бер көтү бала-чаганың һәркайсы сындыра башласа, ул агачлардан бер җәйдә коры кәүсә генә калган булыр иде шул. Усал булсалар, алар янына бөтен урам баласы магнит кебек тартылыр, алар капка төбендә концертлар куеп ятар идекме икән?! Бүгенге күзлектән чыгып караганда һич аңлап була торган гамәл дә кебек түгел, без, бала-чага белдерүләр язып, коймага беркетеп, җырлап-биеп, скетчлар куеп мәш киләбез, тирә-күршедәге әби-бабайлар шуны карарга җыела. Көпә-көндез бит бу! Хәзер бала-чаганы да мәҗбүр итеп булмас, өлкәннәр дә вакыт таба алмас иде...

Без белгәндә үк инде бер тотам сакалын үстергән (һәм ул шундый килешле, ап-ак иде), бер таяк белән вәкарь генә атлап йөрүче Йосып (ф урынына шулай әйтә идек) бабай, мөгаен, бала-чага өчен безнең тирәдә судья да, күзәтче дә булгандыр. Алар каршындагы шул ук Әхмадулла бакчасына авылның эреле-ваклы бер көтү баласы җыела. Нинди генә уеннар уйналмый, кемнәр хәрәмләшә, кемнедер урынсызга кыерсыталар. Ә андый чакта Йосып бабай күз ачып йомганчы шунда килеп җитә... Үзе чиста-пөхтә, уен-көлкеле булса да, шактый шүрли идек тә үзеннән. Күрәсең, сөйләштереп кенә калмагандыр, “тәрбияләгәндер”дә. Каралты-кура тирәсендә берәр нәрсә шакылдата башласаң да, Йосып бабаебыз кереп җитә иде: “Нишлисез?” Гади кызыксыну, тикшерү дә түгел бу, хәл белешүе. Олыларча киңәш тә бирә иде. Әле бездән соңгы балаларны да шактый котыртты ул. Бар яраткан сүзе: “Минем кызым бул” яки “әтиең сине миңа өч тиенгә сатты”, – иде. Мин үзем күбрәк беренчесеннән шикләнә, алып китә күрмәсен дип курка идем. Еллар үткәч әйткәне хәтердә калган: “Һи, сеңлем, сез минем шул сүзләремнән елый-елый, егыла-егыла кача идегез, әнә, апаңның өч яшьлек кызына: “Әтиең сине миңа өч тиенгә сатты”, – дигән идем, “Ие, саткан ди сиңа”, – дип кара-каршы тора, тамчы да курыкмый, алар сез түгел инде», – дигән иде.

92 яшендә гүр иясе булган, шул яшькә кадәр урамдагы бар бала-чаганы үз итеп яраткан Зәйни бабай балаларның барысын ел әйләнәсе конфет белән сыйлый иде. Үзе килмәгәннәрен чакырып китерә. Нәкъ Әлмәндәр карт инде. “Без әти-әнигә дип кыйммәтле, тәмле конфетлар алып кайтырга тырышабыз, ә әти аларны без кайтканчы бөтен бала-чагага өләшеп бетерә иде”, – дип көлеп искә ала бүген кызлары.

Бездән соңгы буын балалар үскәндә инде берсеннән-берсе уен-көлкеле Сәүбән абый, Мулланур абый, Рәфыйк абый мәрхүмнәр шулай ук матур хатирәләр калдыргандыр. Тик алар Зәйни, Йосып бабайлар кебек, “чын” бабайлар, ил карты, аксакал була алмады инде. Аларның иң эшсез вакыты тау башында биби саклаган чагы булды (Сәүбән абыйдан кала)... Алар вафат булганчыга кадәр дөнья көтте, чагыштырмача яшь килеш китеп тә бардылар...

Бәлки үзебез олыгая бару хикмәтедер (әмма барыбер төп сәбәп аңарда түгел), бүген авылыбызда мин сагынган әлеге бабайларның дәвамчыларын күрмим. Яшьләре буенча шул чама булганнарда да әле ничектер башка гамьнәр. Өстәвенә, кызганыч, бүген авылларда инде бабайлар – балаларныкын, балалар бабайларның исемен белми. Өлкәннәрнең бик күбесе чит кеше баласы белән кызыксынмый инде. Тәмәке тартып торучы яки сүгенеп куючы яшүсмергә дә кисәтү ясамый, әти-әнисе белән сөйләшми. Моның өчен аларны гаепләп тә булмый. Заман бүтән, кешеләр бүтән.

... Сагынам сезне, бабайлар!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр