Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагынуларга юк чама

Тирән уйларга салып, канатларны каерып, гаиләбезнең алтын баганасы, балаларның газиз әтиләре 18 нче август көнне мәңгелеккә күзләрен йомды.

Киттең, киттең, киттең, җаным,
Киттең кайтмас юлларга...
Тирән дәрьяларга түгел,
Салдың тирән уйларга...

Бәхет юллары эзләдең,
Тормыш, дип, матур булсын.
Бәгырем, соңгы урының
Оҗмах түрендә булсын.

Әнә шулай тирән уйларга салып, канатларны каерып, гаиләбезнең алтын баганасы, балаларның газиз әтиләре 18 нче август көнне мәңгелеккә күзләрен йомды. Аллаһ Тәгалә андый газапларны безне сынар өчен җибәрә дип әйтсәләр дә, бу сынау җанны телгәли, йөрәкне сыкрата. Вафат булганына вакыт үтсә дә, һаман күңел ышанмый, ишектән кайтып кереп балаларны кочып алыр кебек....

Әнә шундый авыр вакытларда гаиләбез белән гел янәшә булган, Радикны соңгы юлга озатырга булышкан әти-әниемә (шушы араларда әтием дә мәңгелеккә ташлап китте, урыны җәннәт түрләрендә булсын), абыйларыма, апама, аларның гаиләләренә, Балтач мәчетләре имамнарына, туганнарга, күршеләргә, гаилә дусларыбызга, Нөнәгәр авылы халкына, мәчетебез имамы Рашит абыйга олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Гаиләбезгә терәк булып ярдәм кулы сузган Балтач үзәк хастаханәсе коллективына, баш табиб Газинур Дәүлиевка, ашыгыч ярдәм бүлеге коллективына, җитәкчесе Ирина Шакировага, Балтач гимназиясенең 4а сыйныфы әти-әниләренә, сыйныф җитәкчебез Лилия Рафаилевнага, 1нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеме әти-әниләренә, тәрбиячебез Лилия Раисовнага, Балтач спорт мәктәбе коллективына, директоры Марат Фаритовичка, "Таттелеком" коллективына, классташларыбызга чиксез рәхмәтемне әйтәсе килә.

Дөньялар имин булсын, барчабыз да бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик, якыннарыбызны югалту ачысын, балалар хәсрәтен Ходай күрсәтмәсен иде, дигән теләктә Фәрзетдиновлар гаиләсе.

Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юксыну

2
X