Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Сагынып көтәм сине, улым!"

Бәйрәм көнендә Рамилгә әнисе Резеда сагынычлы кайнар сәламнәр белән күңел түреннән чыккан иң ихлас теләкләрне шигырь юллары аша юллый

Бүгенге көндә Балтач егете, зәңгәр күзле, аксыл чәчле, оештыру сәләтенә һәм көчле тавышка ия Рамил Даутов Нижегород өлкәсе Саров шәһәрендә солдат хезмәтен үтә. Бәйрәм көнендә Рамилгә әнисе Резеда сагынычлы кайнар сәламнәр белән күңел түреннән чыккан иң ихлас теләкләрне шигырь юллары аша юллый.


Улыма...
Улым, улым!
Салкын бер иртәдә
Киттем дидең, әни, мин әзер!
Улым, улым...
Көтәм сине сагынып, шул мизгелдән
Бик еракта шул син хәзер...

Улым, улым!..
Тирә-якны гүзәллеккә күмеп
Җиргә янә ямьле яз килер..
Минем күңел өзгәләнеп кышны көтәр
Син әйләнеп кайтыр көн диеп...

Улым, улым!!! Батыр егет бул син
Ышанычын илнең югалтма!!!
Солдат сынауларын җиңел үтсен
Исән-сау кайт туган якларга!!!
Әниең Резеда


P.S. Рамил Нөнәгәр егете Илмир Гыйльфанов белән хезмәт итә. Батыр уллар үстергән өчен рәхмәт сезгә кадерле әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев