Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагынырбыз...

Тимербулат аганың оештырган, алып барган Сабантуйларын, аның мәйданда яңгыраган көр тавышын авыл халкы әле дә сагынып искә ала.

Февраль ае уртасында Бөрбаш җирлеге халкы Бөрбаш авылында туган, шушы төбәкнең үсешенә зур өлеш керткән Садыйк улы Тимербулат Гафаров белән хушлашты.

Тимербулат Гафаров 1942 елның 15 маенда Бөрбаш авылында дөньяга аваз сала. Балачагы, яшьлеге шушында уза. Хезмәт юлын 1959 елның апрелендә «Красный Октябрь» әртилендә машинада йөк төяүче булып башлый, бер елдан район колхозара төзелеш оешмасына инде үзе шофер булып урнаша. Балтач райпромкомбинатында шофер булып эшләгән җиреннән Совет Армиясе сафларына алына, анда өч ел хезмәт итә. 

1966 елның май аенда туган авылы Бөрбашка, яңа оешкан «Балтач» терлек симертү совхозына кайта. Һәм менә шушы дәвердән аның барлык хезмәте, тормыш юлы, шатлык-куанычлары туган авылы белән бәйле. Бригадир, сугару җайланмалары инженеры, терлек азыгы хәзерләү буенча директор урынбасары — кайсы гына тармакта эшләсә дә туры сүзле, авылдашлары белән уртак тел табып, куелган бурычларны үтәүдә, хезмәтенә карашы буенча башкаларга үрнәк булып тора. Читтән торып югары белем алырга да өлгерә егет. Совхозның иҗтимагый тормышында актив катнаша, КПСС партиясе әгъзасы буларак, җирле партия оешмасы эшчәнлегендә әйдәп баручыларның берсенә әверелә. 1987 елда аны башка хезмәтләреннән азат итеп, совхозның партоешма секретаре итеп сайлыйлар. 

1991 елга кадәр Тимербулат ага шушы оешманы җитәкли. Ул заманнарда партоешма секретаре шушы җирлектәге барлык мәдәни чараларны оештыручы да, пропаганда, агитация эшләрен алып баручы да, совхоз кешеләренең мәнфәгатьләрен кайгыртучы да, гаиләләр арасын җайлаучы да, тәрбияче дә, кыскасы, авылның тулы канлы тормыш белән яшәвен тәэмин итеп, хезмәткә рухландыручы да була.

1966 елда Тимербулат ага Нөнәгәр авылы кызы Нурсия белән тормыш корып, бер егет, бер кыз үстерделәр. Гаффарныкыларның төп йорт учагын саклап, Нурсиясе мактаулы китапханәче булып, Тимербулат аганың гаиләдә һәм эшендә уң кулы булды. Аларга бергәләп оныкларын иркәләргә, сөяргә дә насыйп булуы үзе бер бәхеттер. Бу гаилә өч дистә елдан артык авылны җанландырып, төрле чаралар оештырып, халыкны туплады, аның күңел көрлеген кайгыртты, тормышка уңай карашын тәрбияләде. Тимербулат аганың оештырган, алып барган Сабантуйларын, аның мәйданда яңгыраган көр тавышын авыл халкы әле дә сагынып искә ала.

Бирелгән тормыш аралыгында үзеннән соң хәерле эшләр, халык хәтерендә яхшы гамәлләр белән истә калып китте Садыйк улы Тимербулат ага. Җирлегебез халкы Сине онытмас, авылыбыз тарихында тирән эз калдырган, Бөрбашка нигез салучылар нәселенең дәвамчысы булган олы шәхеснең истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

«Бөрбаш» хуҗалыгы коллективы, Бөрбаш авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тимербулат Гафаров