Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагынырлык мизгелләр бүләк итте

Фирая Хәкимҗанова үз эшен чиксез яратып, зур җаваплылык тоеп башкарды.

Олыгайгач, күңел дигәнең гел үткәнне барлый икән. Шөкер, анда сөенеп искә ала торган вакыйгалар байтак. Сагындыра торган үткәнең булу олы бәхет икән дисең, аларны барлагач. Шундый якты хатирәләрнең берсе язмам герое – озак еллар район ЗАГС бүлеген җитәкләгән Фирая Котдус кызы Хәкимҗанова белән бәйле.

Үз эшен чиксез яратып, зур җаваплылык тоеп башкарды Фирая. Башкача була да алмыйдыр. Гаилә үзе бер дәүләт бит ул. Авыллардагы, район үзәгендәге барлык иҗтимагый оешмалар белән чын мәгънәсендә кулга-кул тотышып, районыбызда матур гаиләләр, соклангыч парлар күбрәк булсын дип тә, яшьләребезне гаилә тормышына әзерләү уңаеннан да күптөрле очрашулар, чаралар  үткәрде.  Фирая Котдус кызы яшьләр арасында әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, гаилә институтын ныгыту буенча да зур эш алып бара. Бу гаять четерекле, үтә әһәмиятле эшкә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә көч куя. Күмәк хезмәт нәтиҗәсез калмый: Балтачыбыз күп еллардан бирле республикада демографик хәлнең тотрыклы булуы, туучыларның, гаилә коручыларның күплеге белән мактала, башкаларга үрнәк итеп куела.

Матур, үрнәк гаиләләрне күрә, күрсәтә, таныта да белде ул (шөкер, дәвамчылары да шундый). Моннан дистә еллар элек үзебезгә дә бу хөрмәтне татырга туры килде. Әле дә булса ул хатирәләр күңелдән китми.

2006 елда Татарстанның ул чактагы җитәкчеләре ярдәме белән “Татарстан гаиләсе” дигән китап дөньяга чыкты. Анда республикабызда яшәүче 159 гаилә турында белешмә язылган. Шул 159 гаиләнең берсе без идек. Әлеге китап дөнья күргәч, истәлеккә калсын дип, өебезгә китереп биреп кенә калмады (бирмәсәләр дә сүз әйтә алмый идек, чөнки андый китап чыкканын белмәдек тә!), Карадуган урта мәктәбе, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы белән берлектә “Пар канатлар талмасын” дигән искиткеч кичә әзерләп, безне авылдашлар каршында икеләтә дәрәҗәле итте, гомер буе онытылмаслык мизгелләр бүләк итте Фирая Котдусовна. Менә әле бу көннәрдә Фирая ханымның матур юбилее икәнен ишеткәч, бу хатирә тагын күңел түрендә калкып чыкты. Аның үзенә, гаиләсенә дә алга таба да шушылай мәртәбәле, хөрмәтле булып яшәргә язсын!

Мәдинә әби Зыятдинова. Карадуган авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС хезмәткәрләре хатирәләр