Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сак бул!

Узган елның 20 декабрендә Татарстанда кыргый кабан дуңгызлары арасында Африка дуңгыз чумасының беренче чыганагы Алабуга районының «Түбән Кама» милли паркында ачыкланган булган.

Дуңгызларда африка чумасы – вируслы йогышлы авыру. Әлеге авыру дәвалауга бирешмәве белән куркыныч. Чирне булдырмый калу өчен дуңгыз асраучы җәмгыятьләрдә һәм шәхси хуҗалык ияләренә профилактика чараларын төгәл үтәргә, саграк булырга киңәш ителә. Дуңгызларны ветеринар хезмәт органнарыннан бирелгән йогышлы чирләре булмавын раслаучы документлары булмаган очракта сатып алмаска киңәш ителә. Тиешле тәртиптә сатып алынганнарын да башка дуңгыз һәм терлекләрдән вакытлыча аерып тору, ягъни карантин үткәргәннән соң гына гомуми көтүгә кушарга рөхсәт ителә. Дуңгызларга вакцинация ясау һәм мал табибларының тикшерү үткәрүе кирәк. Шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Тел.: 2-59-57. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру дуңгызны үз урынында аерып калдырырга кирәк. Дуңгызны һәм башка хайваннарны суярга, аларның итен, маен, тиресен, йоннарын кулланырга ярамый.

Саба территориаль бүлеге дәүләт ветеринар инспекторы Латыпов И.И.

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев