Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сак булыгыз!!

Эссе һава торышы башлану сәбәпле, район сулыкларында гражданнарның, бигрәк тә балигъ булмаган балаларның ата-аналары (законлы вәкилләр) каравыннан башка су коенуы күзәтелә.

Сулыкларда үлү очракларының төп сәбәпләре - тыелган урыннарда су коену, исерткеч эчемлекләр куллану, йөзә белмәү, балаларны күзәтүсез калдыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең су керүе һәм су коенуны тыю буенча билгеләр куелмау. Йөрәк авыруы булган кешеләргә су кергәндә бигрәк тә сак булырга кирәк. Мондый чирле кешеләрнең тән температурасы кинәт үзгәрүдән йөрәген паралич сугарга ихтимал. Кайбер кешеләр үз-үзләренә бик нык ышанып, сакланмыйлар. Алар ярдан эчкә бик еракка керәләр, үзләренең кире ярга кайтыр өчен көчләре җитүен уйламыйлар һәм хата җибәрәләр.

Фаҗигаләргә анализ ясау шуны күрсәтә: суларда бәхетсезлеккә күп очракта исерек килеш су керүчеләр яки балалар юлыга. Шуңа күрә баланы лагерьга, походларга һәм су коенырга җибәргәнче, аларны сулардагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырырга кирәк. Суда коенганда эсселәгән килеш салкын суга керергә, ярдан ерак йөзеп китәргә, кисәтү билгеләреннән читкә китәргә ярамый. Бары тик коену өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына су коенырга рөхсәт ителә. Таныш булмаган урында суга сикерү яки чуму да куркыныч - су төбенә, агачка, баганага бәрелергә мөмкин. Суда уйнаганда бер-береңнең кулыннан һәм аяктан тотарга да ярамый. Әгәр кеше бата башласа, кичекмәстән ярдәм сорарга, коткаручыларны һәм «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк. Бата башлаган кешегә коткару боҗрасын, очы төенләнгән озын бау ыргытырга мөмкин. Батучыны коткару өчен аңа җилкәне куеп, ярга кадәр йөзеп чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Әгәр батып баручы паникага бирелеп, коткаручыны да су төбенә тартса, көч кулланырга кирәк булачак. Аның эләктерүеннән ычынып булмаса, суга чумыгыз: шунда батып баручы сезне ычкындырачак. Әгәр ул аңын югалтса, аны ярга кадәр чәченнән тартып чыгарырга була. Әгәр үзегез бата башласагыз, беренче чиратта, паникага бирелмәгез. Өс киемнәрен, аяк киемнәрен салып, ярдәмгә чакырырга, аркага әйләнеп ятып, кулларны киң җәергә, тынычланырга, берничә тапкыр тирән итеп сулыш алырга кирәк. Бу су өстендә калырга ярдәм итәчәк. Су кергәндә үзегез белән булавка алып йөртсәгез әйбәт булыр. Ул көзән җыерганда ярдәм итә. Булавка булмаса, аякларны көзән җыера башласа, берничә тапкыр аяк мускулыннан чеметеп алыгыз. Бу да ярдәм итмәсә, аякның баш бармагына тотынып, аны кисәк кенә турайтырга һәм шунда ук ярга таба йөзәргә кирәк.

Бу гади генә киңәшләр суда бәхетсезлек килеп чыкса ярдәм итәргә мөмкин, ләкин иң мөһиме - сак булу кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату балаларның җәйге ялы