Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сак үт син, шофер, авыл арасын, алышынмасың сизгер карашың...

Авылым агайлары нинди генә техникада йөрми: комбайн, тракторлар, К-700, Белоруслар, КамАЗ тагын мин белеп бетермәгән әллә ничә төрле техника!

Шоферлар гел юлда... Ә бит юллар ялгышларны һич тә гафу итми, берәүне дә аямый... Авыл хуҗалыгы техникасын биш бармак кебек белү генә түгел, ә аны чын күңелеңнән яратырга кирәк. Шоферларның арыган, талчыккан йөзләрендәге елмаю - үз хезмәтеңнән канәгатьлек билгесе.
Авылым агайлары нинди генә техникада йөрми: комбайн, тракторлар, К-700, Белоруслар, КамАЗ тагын мин белеп бетермәгән әллә ничә төрле техника!
Авылның иртәнге салкын һавасын яңгыратып бер-бер артлы трактор-машиналар кабына! Әтиләребез эшкә ашыга. Берара авыл дөбер-шатыр килеп ала да тына...Халык эштә...
Бераздан әлеге гөрелте тагын кабатлана. Анысы техника кырлардан МТПларга кайткач була. Менә шушы инде ул авыл тавышлары, авыл музыкасы.


Фотода: 1996 елның феврале. Алан совхозының отчёт җыелышы. Фотода совхоз шоферлары: Фәһим һәм Зәкәрия Габидуллиннар, әтиле-уллы Габдерәүф һәм Таһир Хисаметдиновлар, Илдар Сабиров, Әнәс һәм Рифкать Насыйбуллиннар.

Чыганак: alan_avily

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер Алан