Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сакчыл караш кирәк

2019 елның 20 декабреннән башлап 2020 елның 8 гыйнварена кадәр “Янгын куркынычсызлыгы турында” янгынга каршы режим кертелде.

Яңа елда бәйрәм чараларын үткәргәндә районда яшәүчеләрнең, шулай ук районда урнашкан физик һәм юридик затларның милкен, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтнең иминлеген тәэмин итү, куркынычсызлыгын кайгырту, сәламәтлекләрен саклау максатыннан, Федераль һәм Татарстан Законнары кысаларында ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә “Янгын куркынычсызлыгы турында” республикабызда янгынга каршы режим кертелде. Ул 2019 елның 20 декабреннән башлап 2020 елның 8 гыйнварена кадәр дәвам итәчәк. Әлеге режим буенча Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге башлыгы Нурфат Габдрахман улы ЯППАРОВ белән сөйләшеп алдык.

– Нурфат Габдрахманович,  безнең Балтачны янгынга каршы сак яши дип әйтә аласызмы?
– Бу хакта ел да кисәтеп торабыз инде, тик нигәдер игътибарга алынып бетми. Ваемсызлыкмы, әллә инде кәефләнеп алганнан соң,  игътибарның югалуымы, әйтеп булмый. Ә менә шул ваемсызлык аркасында ирешелгән мал-мөлкәткә зыян килә, югалтулар да була, үлем очраклары да күзәтелә. Әллә кая ерак китәсе юк, быел, узып баручы 2019 елга кергәч үк тә, Балтач районында ике янгын булды, берсендә ир кеше гомере өзелде. Һаман да шул саксызлык. Шуңа күрә сакчыл карашка, тәмәке төпчекләрен анда-монда атмаска, электр утларын карап йөрергә, чыбыкларының төзеклеген тикшереп торырга, битарафлыкны бетерергә өйрәнеп бетәсе бар әле.
 

– Яңа ел бәйрәмнәрендә шарт та шорт петардалар шартлаталар, бүген, нигездә, шул хакта сөйләшик әле. Уенчык кына түгел бит...
– Бәйрәм булгач кешенең петардалар, төрле бенгаль утлары, хлопушкалар шартлатасы килә башлый. Бигрәк тә яшьләр, балалар кызыксына моның белән. Яшьләргә сак булырга, ә андый утларны балаларга бөтенләй дә бирмәскә кирәк, 18 яше тулмаганнарга да дияр идем әле мин.
 

– Пиротехник әйберләрне шартлату тыелган урыннар, димәк...
– Сәнәгать  предприятиеләре объектлары (төзелеш, агач эшкәртү, тегү цехлары һ.б) урнашкан урыннар, транспорт инфраструктурасы (вокзал, мәсәлән) тирәсендә шартлатырга ярамый, кулланырга яраклы пиротехниканы шартлартканда да 500 метр ара калырга тиеш. Торак-коммуналь хуҗалыгы (кунакханә, газ, электр тирәләре...), авыл хуҗалыгы (ферма, ашлама, агулы химикатлар складлары), халык күп урыннарда (мәдәният, спорт, мәгариф, сәламәтлек, җәмәгать туклануы объектлары, күңел ачу үзәкләре, сәүдә үзәкләре) петардалар белән мавыкмаска кирәк. Автомобиль юлларыннан 50 метр ара китеп куллану ярый.
 

– Бәйрәм утларын аерым затлар гына түгел, бәйрәмне оештыручылар да халыкның күңелен күрер өчен куллана. Алар инструкция белән таныштыр инде?
– Һәр очракта да инструкцияне белү мөһим. Кулланышка яраклы пиротехник матдәләр сатып алгач, әйбәтләп күзлек киеп, я булмаса лупа аша, тартмада язылган инструкцияне уку кирәк. Анда бар да дөрес язылган. Шунда кушылганча эшләсәң, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәдең дигән сүз.

– Ә тамаша вакытында ничек булырга?
– Фейерверкларны аттыру – үзең өчен дә, тамашачылар өчен дә куркыныч булырга тиеш түгел. Җилле көнне аттырмаска кирәк. Мәйданны көндез карап, әзерләп куйсагыз дөрес булыр. Мәйданда агачлар, электрүткәргечләр һәм башка куркыныч тудыра торган әйберләр булырга тиеш түгел. Пиротехникалар юешләнгән булмасын, алай тамашачы өчен куркыныч ул. Юеш ракеталарның вертикаль юнәлештән читкә китү ихтималы бар. Тамашачылар куркыныч тудыра торган зонадан ерак торырга тиеш. Исерек килеш пиротехник әйберләр куллану тыела. Һәм тагын бер кискен кагыйдә: фейерверк әйберләрен сүтеп карамагыз – аттыртканчы да, аттырганнан соң да! Бу нык тыела! Аннан фейерверкларны йортлар, биналар һәм төрле каралты-кура тирәсендә һәм бина эчләрендә  аттырырга ЯРАМЫЙ.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Яңа елларны хәвеф-хәтәр күрми, бәла-казасыз гына каршыларга язсын!

Әңгәмәдәш – Зөлфия ШАКИРОВА.
Вакыйф ЗӘКИЕВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел