Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сахалин татарлары элекке губернатор Игорь-Ильяс Фәрхетдиновны искә алды

Чыгышы белән Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылыннан булган Сахалин губернаторы 2003 елда авиаһәлакәттә үлде.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Сахалин татарлары 2003 елның 20 августында авиаһәлакәткә юлыгып үлгән элекке губернатор Игорь Фәрхетдиновны искә алып, каберенә чәчәк салу чарасында катнашкан. Бу хакта алар “Татар-информ” журналистына хәбәр итте.

“Игорь Павловичның безнең арабызда юк икәненә әлегә кадәр ышана алмыйбыз. Без аны хәтерлибез һәм аның рухына дога кылабыз”, - диде Сахалин татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова.

Чарада Сахалин өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Валерий Лимаренко, Көньяк Сахалинск мэры Сергей Надсадин да катнашкан.

“Мин Игорь Павлович белән шәхсән таныш түгел идем, әмма аның искиткеч кеше һәм профессионал икәнен беләм. Аның турында иң яхшы истәлек – хәтер, сахалинлылар элекке губернаторны яхшы һәм җылы сүзләр белән генә искә ала. Якты истәлек. Гаиләсенең кайгысын уртаклашам”, - дип язган Сахалин губернаторы вазифаларын башкаручы Валерий Лимаренко.

Игорь Фәрхетдинов 1950 елда Новосибирскида туган. Аның әтисе Себергә сөрелгән татар, чыгышы белән Балтач районыннан. Белеме буенча инженер, 1995-2003 елларда Сахалин өлкәсе губернаторы. 2003 елның 20 августында Камчаткада Сахалин өлкәсе хакимияте җитәкчеләре утырган Ми-8 вертолеты һәлакәткә юлыга. Вертолеттагы 17 кешенең барысы да, шул исәптән Игорь Фәрхетдинов та һәлак була.

Игорь Фәрхетдинов

Зәкия Вәлитова “Советский Сахалин” газетасына Игорь Фәрхетдинов турында “Ул намус белән яшәде” дигән мәкалә язган.

“Без аның тынгысыз яшәү рәвешен хәтерлибез. Шәхси вакытын исәпкә алмыйча, ул гомерен Сахалин һәм Курил халкының тормышын яхшыртуга багышлады. 2003 елның 20 августында гомере вакытсыз өзелгәннән соң аның 423 отпуск көне калганлыгы ачыкланды”, - диелә мәкаләдә.

Ильяс Фәхретдиновның Балтачтагы бюсты

 

 

Фото: Лилия Хамматова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр