Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шаккатмалы, кибеттәге кебек – куяны да, йөрәге дә (фото)

Тыныч, җылы атмосферада балалар да, әниләр дә күңел биреп тырышты, шуңа да һәр нәни скульптур эшләнмәләр матур килеп чыкты.

Инде мәгълүм булганча, «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында, «Гаилә - гаҗәеп галәм» проекты кысаларында, гаиләләр өчен мастер-класслар уза.

Чираттагы мастер-класска әтиләре махсус хәрби операциядә ил күген саклаучы балалар чакырылды.

Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә һәм ул бик файдалы. Биредә сине “Факел” хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы ала, хәлеңне сорый, нурлы йөзле Әдилә апалары балчыктан төрле әйберләр ясарга өйрәтә: бу юлы балалар куян баласы ясадылар да, шуны чокырга беркеттеләр, аннан йөрәк белән бал кашыгы бизәделәр.

Тыныч, җылы атмосферада балалар да, әниләр дә күңел биреп тырышты, шуңа да һәр нәни скульптур эшләнмәләр матур килеп чыкты. Хезмәтләрен кеше күңелен күрүгә, җан азыгы өләшүгә багышлаган “Факел” хезмәткәрләренә зур рәхмәт, шулай ук алтын куллы, ихлас Әдилә апага да әлеге мастер-класста канташучылар исеменнән рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Әлеге проект кысаларында биредә мастер-класслар күп үтә, балчык әвәләүдән кала ваза да бизиләр, капкейклар да пешерәләр. Сайтыбызны карап барсагыз, “Хезмәт” сайтында әлеге мастер-класслар даими яктыртыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Факел"