Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сакланганны саклармын

ди Ходай. Элек эшләүчеләрнең сәламәтлекләрен кайгыртуда, эш урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә профсоюзларның роле зур иде. Бу оешмаларның көчле вакытында эшләгән кешеләр моны әле дә инкарь итмиләр. Ләкин үзгәртеп корулар башлангач, ул күп урында таралды.

Ә менә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюзы сакланып калды. Безнең районда да аның үз оешмасы бар. Профсоюзларның район оешмасы хуҗалыкларда хезмәтнең сакланышы мәсьәләләрен еш тикшерә, аның нәтиҗәләре буенча президиум утырышларында зур сөйләшү үткәрелә, җитешсезлекләрне төзәтү буенча чаралар билгеләнә. Соңгы утырышка «Маяк» һәм «Кама» җәмгыятьләре рәисләре, алардагы тармак җитәкчеләре, хезмәт куркынычсызлыгы буенча җаваплы белгечләре чакырылган иде. Һәр ике хуҗалыкта да фермада, машина-трактор паркларында хезмәт куркынычсызлыгы буенча үтәлмәгән таләпләр шактый. Эшләүчеләргә медицина тикшеренүләре үткәрү, шифаханәләргә, ял йортларына путевкалар бирү мәсьәләләре начар тора. Югыйсә, профсоюзлар эшләп килгән хуҗалыкларда бу җәһәттән шактый уңай нәтиҗәләр бар. Узган ел 24 кеше ял йортларында сәламәтлекләрен ныгытып кайткан булса, быел ярты елда ук андыйлар саны моннан артып киткән.
Профсоюзлар эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру, аны вакытында бирдертү кебек проблемалар белән дә кызыксыналар, моның буенча җитәкчелеккә эшчеләрнең сорауларын җиткерәләр, таләп куялар. Райондагы 20 хуҗалыкның 12сендә бүген шундый профсоюз оешмалары эшли. «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Розалия Гыйльманова, «Татарстан»нан Фәрит Хөрмәтуллин, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Наил Мәрданов, «Сорнай»дан Әнәс Кәлимуллин оешмаларында әгъза булып торучыларның гына түгел, гомумән, авылда яшәүче һәм эшләүчеләрнең хезмәт, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту турында даими кайгырталар. Профсоюз оешмасына кермәгән хуҗалыкларда эшләүчеләрнең иминлеге, сәламәт көнкүреше турында кем кайгырта?
Эшләгәндә андый-мондый хәл килеп чыкса, кемнән сорарга, кем җаваплы? Хуҗалык җитәкчесеме ул, ферма, паркныкымы үз мәшәкатьләре дә җитеп ашкан. Алардан эшләүченең сәламәтлеге турында түгел, эшнең ахыргы нәтиҗәсен сорыйлар. Ә ул хуҗалык кассасына кергән акчадан чыгып бәяләнә. Һәм менә шул акча эшләүчеләрнең иминлеге турында беренче чиратта кем кайгырта? Профсоюз. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин президиум утырышында моңа кадәр проф-союз оешмасына кермәүче хуҗалыклар булуына нык гаҗәпләнүен белдерде.
- Хуҗалык җитәкчеләренең үзләренә кое казыйсылары килмидер. Эшләүчеләрнең иминлеген кайгырту, аларның ихтыяҗларын тәэмин итү өчен оештырылган оешма ич ул, - диде.
- Берәүне дә мәҗбүр итмибез, безнең оешмада әгъза булып торучылар үзләренең һәрьяктан якланган һәм сакланган булуларын аңлап эшлиләр, ди авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Радафил Рәхимҗанов.
Рәсемдә: «Маяк» хуҗалыгы рәисе Хәлил Хаҗиев эшләүчеләрнең имин хезмәтен тәэмин итү буенча үз фикерләрен тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250