Салават китте... армиягә (+фото)
Якын дустым, сыйныфташым, абыем! Сине дә армия сафларына озатыр көн килеп җитте
Килеп җитте генә түгел, хәтта узып та китте. Син группагызда иң кечесе, сиңа 18 яшь бу җәйдә генә тулды. Шуңа да карамастан, син төз гәүдә, нык характер, акыл, сабырлык һәм зиһенлек белән бер дә башка егетләрдән калышмыйсың. Минем уйлавымча, аларны уздырасың да әле. Бер бөртек күз яше дә тәгәрәмәде бит йөзеңнән! Менә ичмасам егет! Якыннарыңа, иң беренче чиратта яшьле күзләре белән сөеп караган әниеңә, дусларыңа һәм кадерләп озатырга килгән әбиеңә сабырлык һәм рухи көч теләп калам. Илебезгә намус белән хезмәт итеп, сау-сәламәт әйләнеп кайтырга язсын.
Динә Йосыпова
КФУ студенты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев