Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салавыч Сәрдегәнендә Игорь Фәрхетдинов хөрмәтенә истәлек тактасы куюны сорыйлар

Чыгышы белән Салавыч Сәрдегәне авылыннан булган Сахалин губернаторын 20 августта искә алалар.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Сахалинның элекке губернаторы Игорь Фәрхетдиновның туганы, Салавыч авыл җирлеге депутаты Илдар Саттаров сәясәтченең туган ягы – Балтач районы Салавыч Сәрдәгәне авылында истәлек тактасы кирәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Мин авыл җирлеге башлыгына җиткерәсем килеп йөри иде. Ул бит Сәрдегән, район өчен генә түгел, Татарстан өчен дә зур кеше. Безнең якташ. Берәр истәлек тактасымы, авылга кергәндә билгеме куярга кирәк. Каһарман кешеләрнең туган якларына куелган кебек мәңгеләштерелсен иде”, - диде ул.

Илдар Саттаров әйтүенчә, Игорьның бабасы Фәрхетдин тимерче булып эшләгән. Тормышы җитеш була. 1936 еллар тирәсендә урак вакытында колхозның ашлыгын җилләтергә аның амбарына кертәләр. “Шунда күршедәге бер юньсез кеше капчыктагы ашлыкка чүп салган.

Фәрхетдинне колхоз милкенә зыян китерүдә гаеплиләр, төрмәгә алып китәләр”, - ди Илдар Саттаров.

Саттаров сөйләвенчә, Фәрхетдиннең хатыны Гафифә бала тапкач, туганнары артыннан йөреп, тоткынны азат итүгә ирешә. Фәрхетдин: “Исән-сау котыла алсам, тамагым туйса, бу якка борылып кайтмас идем”, - дигән була. Ул гаиләсе белән Иркутск өлкәсенең Бодайбо шәһәренә язылып китә һәм үлгәнче кайтмый. Гафифә авылга кайтып йөри, әмма ире, әйткән сүзендә тора.

Игорь Фәрхетдиновның әтисенә авылдан киткәндә ун яшь була. “Әтисе Әхмәтгәрәйне сугышта Сергей Павлович дип йөрткәннәр, татарларны үзгәрткәннәр бит инде. Документка шулай языла. Игорь түгел, Ильяс ул. Ильяс Әхмәтгәрәевич Фәрхетдинов”, - дип сөйләде Илдар Саттаров.

Сахалин губернаторы 2000 елларда Балтач районындагы туганнарына, Илдар Саттаровларга кунакка да кайткан. Ул 2003 елның 20 августында авиаһәлакәттә үлә. “Хәзерге вакытта да аның хатыны һәм улы Максим белән элемтәдә торабыз”, - дип сөйләде Илдар Саттаров. Бүген Игорь Фәрхетдиновны Сахалинда искә алып, каберенә чәчәкләр салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр