Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салавычлылар Фирая апаны соңгы юлга озатты

Зур хәрефтән язылырга лаеклы Укытучы арабыздан китте

Берничә буын салавычлыларга төпле белем биргән, үзенең эчкерсез яратуы белән аларның барысының да ихтирамын яулаган, зур хәрефтән язылырга лаеклы Укытучысын - Низаметдинова Фирая Бари кызын бүген олы хөрмәт белән соңгы юлга озатты Салавыч халкы. Тормыш юлында очраган кыенлык-авырлыкларны искиткеч зур сабырлык белән үтеп (соңгы елларда берсеннән-берсе авыр югалтулар, сынаулар кичерергә туры килде аңа), беркайчан зарланмады-сыкранмады Фирая апа. Йөрәгендә нинди утлар янса да, төзәлмәс яралары әрнесә дә, башкаларга күрсәтмәде, йөзендә гел якты нур балкыды, мөлаемлыгын, иплелеген югалтмады. Олысы-кечесе белән балкып, үз итеп, җаныңа үтеп сөйләшкәнгәме, инде күптән лаеклы ялда булса да, ул барлык укучылары өчен гомерлеккә Укытучы булып калды. Һәм шулай булып калыр да...Урыныгыз җәннәттә булсын, УКЫТУЧЫБЫЗ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту