Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салавычта тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митингка җирлектәге бердәнбер сугыш ветераны Мөхлис ага Хәбибуллин катнаша алмады.

Венгриядә хәрби хәрәкәттә катнашкан, Чепьядагы тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы Фәйзулла абый Гарифуллинны исә, җирле үзидарә җитәкчесе Рафил Сибәгатуллин шушы чарага махсус алып кайтты. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырулы иде. Күбесе уразалы булса да, өлкәннәр чакыруны кабул итеп, шушы бәйрәмгә килергә көч тапкан.

Җирлек башлагы урынбасары Һидая Шакирҗанова аларның һәркайсына кызыл канәфер чәчәкләре өләште. Митинг "Үлемсез полк" хәрәкәте белән башланды, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгышы белән дәвам итте, аларны мәктәп укучылары алыштырды. Митингта катнашучыларны җирле үзидарә башлыгы Рафил Сибәгатуллин, районнан килгән вәкил Равил Таҗетдинов, "Татарстан" хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллиннар котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май