Салавыч һәм Бөрбаш авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр (+фоторепортаж)
Салавыч һәм Бөрбаш авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләк тапшырылды.
25 апрель көнне район Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең I урынбасары Илшат Галимуллин район хәрби комиссариаты хезмәткәре Фәрит Галимов, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин белән берлектә авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннарның өйләрендә булып кайттылар. Мөхтәрәм кунаклар Мөхлис Хәбибуллин, Фәйзулла Гарифуллин, Нурҗиһан Хөснетдинова, Габделгани Нәҗиповка Бөек Җиңүгә керткән зур өлешләре, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен һәм котлауларын ирештерделәр. 9 Май көнне район үзәгендә узачак зур тантаналы чарага чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев