Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шалкан егете Донецкта тәртип саклый (фото)

Язмыш кушуы буенча сайланган җир булгандыр ул

Кечкәнәдән десантчылар турындагы фильмнарны карап үскән Көшкәтбаш егете Илсаф Нуриев шул вакытта ук киләчәктә хәрби булачакмын дигән уй-максат белән яши башлый.

Максатына тугры калыр өчен ул Рязаньдагы В. Ф. Маргелов исемендәге хәрби югары һава-десант командирлар училищесына укырга да керә. Әлбәттә, ул чорда Илсафка ышаныч белдерүчеләр бармак белән генә санарлык була. Тик, егет бирешми, сынауларның берсендә ялан кул кычыткан йолкыса йолкый, ләкин үзен бар сынаудан да көчле икәнен раслый.

Туган җирдән күп чакрымнар читтә яшәсә дә, Илсаф туган районын, туган авылын беркайчан да онытмый. Һәм унынчы мәртәбә парашюттан сикерергә әзерләнгән вакытта зәңгәр күктә килеш «Сәлам, Балтач! Сәлам, Көшкәтбаш!» дигән видео да юллый. Шушы еллар эчендә Илсаф инде төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алуга да иреште, киләчәген дә һәркем горурланырлык итеп төзи алды ул. Бүгенге көндә егетебез Донецк Халык Респуб-ликасында хезмәт итә.

Әле шушы көннәрдә генә сөенечле яңалык та ишеттек, Илсафыбыз сөйгәне — Донецк шәһәре кызы Әминә Әмирханова белән никах укытканнар. Анда бит ул очраклы рәвештә генә китмәгән иде, үз теләге көчле булган. Күрәсең, тормыш иптәшен шушы яктан очратырга язмыш кушуы да булгандыр. 

Илсаф белән СВОдагы хезмәте, киләчәккә булган планнары, сөйгән яры турында да сөйләшеп алдык.

— 2022 елның гыйнвар аенда Смоленск өлкәсендә укулар булды, мине шунда җибәрделәр. Укулар беткәннән соң, Брянскка таба колонналар ташый башладык. Колоннада 50шәр, 60шар машина иде, нәрсә өчен икәнен безгә әйтүче булмады. Россия Президенты хәбәреннән соң гына без махсус хәрби операция башлануы турында белдек. Аннан Брянск-ка күчтек, Беларусиягә бик якын җиргә. Ул вакытта мин Үзәк хәрби округта хезмәт иттем. Шул Беларусия ягында хезмәт иткәндә без чиктә постта тордык. Апрельгә кадәр шунда булып, аннан Казанга кайттым. Ләкин бөтен хезмәттәш егетләр шунда, мин монда, минем дә анда барасым килә, дип үзем күптапкырлар сораганнан соң, быелның 17 гыйнварында мине ДНРга командировкага җибәрделәр. Анда комендатура төзелгән иде, миңа анда яңа вазыйфа тәкъдим иттеләр. Апрель аенда инде мин көньяк хәрби округка күчтем һәм шунда эшләргә, яшәргә калдым.

Руслар әйтмешли, человек такое существо, ко всему привыкает, диләр. Чынлап та шулай, башта кыен иде, Брянскка күчкәч, урманда яшәгәч, сулар булмыйча, юеш сөлгеләр белән сөртенгән чаклар да булды. Озакка бармады, командирлар ул вәзгыятьне хәл итеп, безгә сулы, җылы җирләрдә яшәү мөмкинлеге тудырылды. Монда инде барысына да ияләшәсең, ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнәсең. Мин Донецк Халык Республикасының бөтен юнәлешен дә әйләнеп чыктым. Хәзерге вазыйфам Донецк Халык Республикасы хәрби комендатурасының хәрби полиция территориаль бүлегенең хәрби автомобиль инспекциясенең юл-пост хезмәте өлкән испекторы, званием өлкән прапорщик. Минем төп бурыч — тикшерү, чөнки без комендатура, без тәртип сак-ларга тиешбез. Шулай ук без гуманитар ярдәмнәрне, зур званиедагы кешеләрне озатып йөрибез, аларны саклауны тәэмин итәбез, — дип бүгенге эшчәнлеге белән таныштырып узды Илсаф.

— Ә тормыш иптәшем белән мин туганнары аша таныштым, — дип шәхси тормышы хакында сөйләп китте Илсаф. — Бу февраль-март айлары иде. Без бер шәһәрдә заводта әйберләр төзегәндә шунда эшли торган бер абый белән таныштык. Ул минем кайсы яктан булуым белән кызыксынып, Казан ягыннан булуымны белгәч, мондагы туганнарыбызның килеп чыгышлары Казаннан, дип шулар белән таныштырды. Алар миңа бик булыштылар, юынырга да аларга бара идем, керләремне дә юып бирделәр. Шулай бер баруымда алар миңа бер кызның фотосын күрсәттеләр, ул аларның туганнары булып чыкты, ләкин ул вакытта Әминә Казанга киткән иде. Мин инде Казанга отпускага кайткач аның белән танышып, сөйләшеп киттек. Ул без танышканчыга кадәр үк Донецк шәһәрендә фельдшер булып эшләгән, яралы хәрбиләргә, гади халыкка ярдәм иткән. 

Никахны без туган ягым Балтач районында зур итеп үткәрдек. Анда якыннарыбыз да, туганнарыбыз да, дуслар, сыйныфташлар да чакырулы иде.
Бер әңгәмәсе вакытында Илсаф туган ягын сагынуы турында әйткән иде. Әле дә күңелендә туган ягын, туганнарын саклау-яклау нияте аның. Махсус хәрби операция тәмамланганнан соң нинди уй-планнар белән яшисең дигән сорауга: «Ул көн тизрәк җитеп, туган якларга кайтып төпләнергә исәп», дип җавап бирде әңгәмәдәшем. Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев