Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салкын клубта — «Мобиль хезмәт»

5нче октябрь көнне Әтнә авылында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Мобиль хезмәт» оештырып, җирле халыкны төрле юнәлештәге мәгълүматлар белән таныштырды, аларны борчыган сорауларга җавап бирде.

Моңарчы «Кече авыл көне» буларак үткән чара хәзер «Мобиль хезмәт» исеме белән үткәрелә башлады. «Мобиль хезмәт» барлык авыл халкы өчен үткәрелсә дә, биредә 10нан артык кеше генә катнашты (рәсемдә). Калганнар ник килмәгән: авыл халкына чара булачагы тиешле дәрәҗәдә хәбәр ителмәгәнме, әллә яшьрәкләрнең эштә булуы сәбәпме? «Наз» үзәге белгечләре оештырган бу чарада район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль вәкиле, район Пенсия фонды идарәсе белгече, «Кама» җәмгыяте җитәкчесе һәм Пыжмара авыл җирлеге башлыгы, Чепья участок хастаханәсе табиблары, милек мөнәсәбәтләре һәм җир палатасы җитәкчесе катнашты. Килгән кунаклар үз хезмәтләре белән якыннанрак таныштырып, эшләгән эшләре хакында сөйләделәр. Өлкәннәр үзләрен борчыган автобус, юллар мәсьәләсенә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать итте.
- Кеше аз йөрү сәбәпле, автобусның рейс саны кимеде. Хәзер ул атнага бер мәртәбә Казанга бара. Киләчәктә рейс санын арттыру каралмаган, - дип җавап бирде Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Мансур Гыймадиев әлеге мөрәҗәгатькә.
Ә юллар мәсьәләсенә килгәндә, авыл эчендәге юллар җәмгыять көче белән ел саен аз-азлап булса да, төзекләндерелә һәм бу эш алдагы елларда да дәвам итәчәк, дип ышандырды «Кама» җәмгыяте җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов.
Читтән күченеп кайткан кешеләргә ни өчен ашлык, печән, салам бирелми дигән сорауга исә Рәкыйп Нәкыйпович:
- Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, беркемне дә кире борганыбыз юк. Ашлык, фураж, печән, саламны күпме кирәк, шуның кадәр бирә алабыз, - дип җавап бирде.
Әлеге чара өлкәннәр ункөнлегенә туры килгәнлектән, Әтнә авылының иң өлкән кешеләре Миңсылу Гыймадиева белән Салих Нотфуллиннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чараның кульминацион ноктасы, мөгаен, Әтнә авылында фельдшер-акушерлык пунктын, спортзалны, китапханәне берләштергән яңа мәдәният йорты салу турында яңалыкны хәбәр итү булгандыр. Үзе иске, үзе салкын клубта берничә сәгать туңып утырган халыкның шулчак йөзләрендә елмаю, күзләрендә өмет чаткысы уянды. Әлеге күңелле хәбәрне куәтләп, район мәдәният үзәге җырчылары үзләренең матур, моңлы җырларын сузды. Димәк, киләсе очрашу, һичшиксез, яңа мәдәният йортында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250