Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салкыннарда Яр Чаллы йортларында җылылык куллану 22%ка арткан

Гомумйорт исәпкә алу приборлары куелган күп фатирлы йортларда җылылык энергиясе өчен түләүне экономияләү күп очракта йортта яшәүчеләрнең үзләренә бәйле.

2021 елның гыйнварында Чаллыда салкыннар аркасында җылылык энергиясен куллану күләме 2020 елның гыйнвары белән чагыштырганда 22%ка артуы ачыкланган. Яр Чаллыда 2021 елның гыйнварында уртача тәүлеклек температура 11,8°C тәшкил итте, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,9°C га салкынрак.

«Газпром межрегионгаз» компаниясе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2020-2021 елның кышкы айларында газ сату түбән температуралар аркасында шактый арткан. Әйтик, 2020 елның декабрендә республикада газның гомуми чыгымы 1,94 млрд кубометр тәшкил итте, бу 2019 елның декабренә карата 12% ка күбрәк. 2021 елның гыйнварында Татарстанда газ чыгымы 1,95 млрд кубометрга кадәр арткан, 2020 елга карата 17% ка артыграк. Энергоресурсларның чыгымнары арту җылылык өчен хисап кәгазьләрендә чагылыш тапмый калмый.

«Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җылылык өчен түләүләрне исәпләү гомумйорт исәпкә алу приборлары белән теркәлгән җылылык энергиясен фактта куллану буенча башкарыла. Чаллы шәһәре буенча җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт хисап приборлары белән тәэмин ителеш-99,9%, һава торышына бәйле рәвештә җылылык бирүне җайга салу төеннәре белән тәэмин ителеш - 99% тәшкил итә.

2021 елның гыйнварында җылылык энергиясенә тариф үзгәрмәде, әлеге тарифның соңгы үзгәрүе 2020 елның 1 июлендә башкарылды, үзгәреш 4% тәшкил итте, бу инфляция дәрәҗәсе белән чагыштырмача туры килә», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Гомумйорт исәпкә алу приборлары куелган күп фатирлы йортларда җылылык энергиясе өчен түләүгә акча экономияләү күп очракта йортта яшәүчеләрнең үзләренә бәйле. Начар җылытылган тәрәзәләр һәм аерым фатирларда ачык форточкалар өчен, нәтиҗәдә, йортта яшәүчеләрнең барысына да түләргә туры килә. Подъездлардагы ишекләргә һәм тәрәзәләргә дә игътибар итәргә кирәк, алар шулай ук ябык булырга тиеш.

ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә исәп-фактура узган ай күрсәткечләре белән чагыштырырлык төп параметрларны үз эченә алган. Нинди дә булса пунктларның (айныкын айга чагышиыргач) кискен үзгәрешләре идарәче компаниягә аңлатма сорап мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булырга мөмкин. Шулай ук күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз хокукларын яклау өчен ТР Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан Президенты үзенең указы белән 2020 елның 14 декабрендә 2021 елга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү үсешенең чик индекслары күләмен раслады. Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны индексацияләү 2021 елның июлендә булачак, Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге өчен түләү үсешенең чик индекслары күләме 4,4% тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта индексның күләме коммуналь хезмәтләр өчен түләү арту нәкъ менә шул зурлыкка барачак дигән сүз түгел. 2020 елда индексның зурлыгы 4% тәшкил иткән, ә фактта түләүләрнең үсеше — 3,6%, бу инфляциядән шактый түбән.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салкыннар яр чаллы җылылыкны куллану