Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салымнарын түләмәгән иптәшләрне исемләп санадылар (+фоторепортаж)

"Салымнарыңны түлә дә, тынычлап йокла" дигән гыйбарә чынлап та зур көчкә ия. Гадәттә җәй айларында ук салым түләү квитанцияләрен алырга күнеккән райондашларыбызның быел тынычлыгы качты.

Борчылулары да урынлы. Вакытында түләнмәгән салымнар өчен беркемнең дә өстәмә пеня түлисе килми, әлбәттә.

Салымнарны түләү һәм районда бурычлары булган гражданнарны барлау максатыннан, 20 сентябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә 18 авыл җирлеге башлыгы катнашында киңәшмә булып үтте. Әлеге киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 10нчы номерлы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Әлфия Нургалиевна Вәлиева, район суд приставлары вәкиле Филсинә Әшрәфҗанова, район башкарма комитетының беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район икътисад бүлеге җитәкчесе Фәнис Галимҗанов та катнашты.
Әлфия Вәлиева сүзен мәгълүмат бирүдән башлады:
- Исегезгә төшерәбез: Федераль закон нигезендә җир, транспорт һәм физик затларга милек салымына бердәй түләү срогы билгеләнде - түләү 1 декабрьгә кадәр башкарылырга тиеш. Салым түләү салым түләүче тарафыннан аңа почта аша җибәрелгән белдерү хаты һәм түләү документлары, яки он-лайн сервис аша электрон рәвештә "Салым түләүченең шәхси кабинеты"на юлланган документ ярдәмендә башкарыла. Салым түләүченең "шәхси кабинеты" булдырылган гражданнарга салым түләү турындагы белдерү бары тик электрон формада гына юллана, почта аша килми.
Салымны банк бүлекчәләрендә, аларның терминалларында, почта бүлекләрендә һәм салым органы сайтының (www.nalog.ru) онлайн сервисы аша түләргә була. Салым турында белдерү кәгазендә төгәлсезлекләр бар икән, яки
агымдагы елның 1 ноябренә кадәр уведомлениеләр алмасагыз, кичекмәстән, район салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез һәм салымнарны түләүне соңгы көнгә кадәр калдырмагыз, - дип киңәш итте. - Салым түләүдән азат ителгән гражданнар исемлегенә I, II, III группа инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, пенсионерлар керә, - дип искәртте инспектор.
Киңәшмәдә һәр авыл җирлеге башлыгы үз җирлегендә пропискада булган бурычлы гражданнарны барлап, салымнарын түләмәгән иптәшләрне исемләп санап, аларга карата алып барылучы эшчәнлеккә аңлатмалар бирде. Әлеге исемлектә физик затлар белән беррәттән шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән әҗәтле юридик затлар да барлыгы ачыкланды. Араларында райондашларга исемнәре шактый таныш булган, хәлле генә кешеләр дә бар.
"Әҗәтлеләрнең икенче категориясен авылда прописка өчен йорт сатып алып, җирен рәсмиләштереп үзләре шәһәрләрдә яки чит республикаларда яшәүчеләр тәшкил итә. Шулай ук соңгы елларда читкә китеп үлгән, йорт-җирен яки транспорт чарасын саткан очракта алыш-бирүне тиешенчә башкарып бетермәгәнлек һәм гамәлдән төшермәү аркасында килеп зыккан бурычлар булырга мөмкин. Шуның өчен физик затларның алыш-бирештән соң салым инспекциясенә барып бер кат тикшертеп алулары сорала. Бердәм базага (единая база) барлык мәгълүматлар да дөрес кертелгән очракта аңлашылмаучанлыкларга юл куелмаячак. Әгәр дә салымнар 3 ел дәвамында түләнмәгән икән, судка тапшырыла. Дәүләт пошлинасы һәм пенялар белән түләү тагын да кыйммәткәрәк төшәчәк", дип белдерә белгечләр.
Авыл җирлекләре арасында иң зур суммада әҗәт Шеңшеңәрдә. Биредә пропискада булып, үзе Казанда яшәүче бер ирнең түләнмәгән салымнары күләме 4 миллионнан артып киткән. Бүгенге көндә аны эзәрлекләү, судка бирү, түләттерү эше бара.
Киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итеп:
- Үз җирлекләрегездәге гражданнарның хәле, милек, җир һәм транспорт салымнары буенча даими рәвештә җавап тотарга туры килә. Сез бу мәсьләләрне хәл иткәндә, үз вакытында салымнарын түләттергәндә күп төрле киртәләр белән очрашасыз. Сезгә үз җирлекләрегездәге ситуацияне һәм халыкның яшәешен тулысынча белеп тору кирәк. Читтән күчеп кайтучылар, йорт-җир сатып алып, пропискага керүчеләр, күчеп китүчеләр, яңа шәхси хуҗалык булдыручылар, транспорт сатып алучылар һәм башка бик күп төрле тормышчан вакыйгалардан хәбәрдәр булуыгыз сорала. Авылда яшәгән, транспортта йөргән һәр кеше Сезнең контрольдә булырга тиеш!" - дигән бурыч куйды.
Инспекторлар салымнарны түләүне соңгы көнгә кадәр калдырмаска киңәш итәләр. Түләүләрне барлык банк бүлекчәләрендә, "Электрон Татарстан" инфоматлары һәм интернеттагы физик затларның шәхси кабинетлары, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарырга мөмкин. Салымнар буенча сораулар килеп туса, райондагы Һ.Такташ урамында урнашкан салым инспекциясе бүлегенә мөрәҗәгать итәргә яки белешмә алырга мөмкин. Шулай ук, ноябрь аенда барлык салым инспекцияләрендә "Салым түләүчеләр өчен ачык ишекләр көне"н үткәрү планлаштырыла.
baltasi_official
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250