Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салым хатлары, үзгәрешләр, яңалыклар... (+фото)

Хәзерге вакытта салым хезмәткәрләре гражданнарга  салым хатлары әзерләү белән мәшгуль. Шул уңайдан без  берничә сорау белән ТР буенча 10нчы номерлы Саба районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Мулланур Фәхретдин улы Миннебаевка мөрәҗәгать иттек.

– Мулланур Фәхретдинович, кайбер гражданнар инде салым хатларын алырга өлгерде, ә күпләргә әле ул килмәде. Әлеге салым хатларын Балтач районы гражданнары кайчан алып бетерәчәк?

– Салым хатлары этаплап җибәрелә һәм ул октябрь аена кадәр дәвам итә. “Налог-сервис” филиаллары ( Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Кемерово, Мәскәү, Санк-Петербург, Уфа) типографияләрендә басылганга күрә, салым хатлары шушы шәһәрләрнең берәрсеннән килергә мөмкин. Шунысын да исегезгә төшерәбез: физик затларның шәхси кабинетлары булганнарга салым хатлары шәхси кабинетларына килә, ә булмаганнарга почта аша. Милек, җир, транспорт салымнары агымдагы елның  3 декабренә кадәр түләнеп бетергә тиеш.

– Районыбыз халкын салым хатларындагы үзгәрешләр кызыксындыра.

– Җир салымы буенча законга үзгәрешләр керү сәбәпле, ташламалардан файдаланучы гражданнар саны артты, чөнки хәзер әлеге категориягә пенсионер да кертелде. Шул рәвешчә, ташламалар бирелүдә үзгәрешләр  барлыкка килде...

Әңгәмәнең тулы варианты белән "Хезмәт газетасының 37нче санында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев