Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салым түләр өчен көн санаулы

1 декабрьгә кадәр тиешле салымнарны түләп бетерергә кирәк.

Көзнең соңгы ае – ноябрь тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Димәк, 2020 ел өчен салымнарыбызны түләргә шуның кадәр генә вакыт бар дигән сүз. 1 декабрьгә кадәр тиешле салымнарны түләп бетерергә кирәк.

Түләп өлгермәсәк, ни була? Физик затлар – аерым кешеләр нинди төр салымнар түләргә тиеш? Салым инспекциясе 1 декабрьдан Сабага күчәчәк. Безне нинди үзгәрешләр һәм эш тәртибе көтә? Бер кәгазь-белешмә өчен дә Сабага барырга туры киләчәкме? Әлеге һәм башка сорауларга җаваплар эзләп, Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы номерлы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фаил Фәиз улы Нигъмәтҗановка  мөрәҗәгать иттек.

–Фаил Фәизович, иң элек әлеге җыйналган салымнарның нинди максатта, нинди өлкәләрдә кулланылуын аңлатып китсәгез иде.

–Физик затлар тарафыннан түләнгән җир һәм милек салымнары җирле бюджетны тулыландыруның мөһим чыганагы булып тора. Гражданнар әлеге төр салымнарны үз вакытында һәм тулы күләмдә түләп,  үз җирлекләре, тулаем алганда ил-дәүләт үсешенә дә шәхси өлешләрен кертәләр дигән сүз.

–Физик затлар быел нинди төр салымнарны түләргә тиеш һәм кайларда, ничек түләп була?

–1 декабрьга кадәр гражданнар узган  2020 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарын түләргә тиеш. Аларны РФ Салым хезмәте сайтының «Заплати налоги» сервисында, банк һәм элемтә бүлекчәләрендә, банк түләү терминаллары һәм мобиль кушымталары, «Электронное правительство Республики Татарстан» терминалы аша да түләп була. Салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучылар онлайн-режимда, «Оплатить» кнопкасыннан файдаланып түли ала.

–Кемнәргә, нинди төр салымнарга, нинди ташламалар каралган?

–Салым түләү буенча ташламаларга ия булучылар РФ Салым кодексында билгеләнә. Төп ташламалар пенсия яшендәгеләргә кагыла. Бу категория гражданнарга милек салымы берәр объектка (1 өй, 1 фатир, 1 гараж) тулы күләмдә бирелә. Ә җир салымын исәпләгәндә пенсионерлар 6 сутый җир өчен генә салымнан азат ителәләр. Әгәр ташламага ия булучы пенсионерның җире 6 сутыйдан артык икән, бу вакытта 6 сутыйны чигергәннән соң калган мәйдан өчен салым түләргә туры киләчәк.

–Башка елларда салым инспекциясеннән килә торган хатлар белән проблемалар, аңлашылмаучылыклар була иде. Хат килмәгән очракта нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә?

–Салым түләүченең шәхси кабинеты булган очракта, шулай ук ташламаларга ия булып, салым исәпләнмәгәндә һәм салым күләме 100 сумнан ким булганда почта аша мондый кәгазь хатлар килмәскә дә мөмкин. Калган очракларда салым түләүчегә яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

–Вакытында түләмәгән кешеләргә нинди чаралар күрелә?

–Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня исәпләнә, кабат түләү кәгазе (требование) җибәрелә. Алай да түләмәсә, мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла. Салым Кодексының 48нче маддәсе нигезендә мәгълүмат судка җибәрелә. Суд карары нигезендә түләмәгәндә өстәмә дә (госпошлина) түлисе була. Димәк, үз вакытында түләсәк, артык чыгымнар булмаячак.

–1 декабрьга ерак калмады. Моңа кадәр салымнар җыйнау буенча Балтач районы алдынгылар сафында булды. Быел шушы чорга күрсәткечләр нинди?

–Балтач районы буенча барлыгы 50 миллион сумлык милек, җир һәм транспорт салымы җыелырга тиеш. Кызганычка, бүгенге көндә үтәлеш 28 процент кына.

–1 декабрьдан Балтачта салым инспекциясе бүлекчәсе ябылачак дигән хәбәр бик күпләрне борчуга салды. Хәзер инде бер белешмә-кәгазь кирәк булса да, Сабага барырга туры киләчәк, диләр. Бу, чыннан да, шулаймы?

–Әйе, федераль кануннарны үтәү юнәлешендә бездә зур үзгәрешләр бара һәм Балтачта бүлекчә эше туктатыла. Салымнарны исәпләү, аларны бюджетка кертүнең дөреслеген һәм үзвакытында башкарылуын тикшерү элеккечә тулы күләмдә Сабада – салым инспекциясендә башкарыла. «Онлайн-запись на прием в налоговый орган» электрон хезмәте аша алдан язылырга мөмкин. Салым түләүчеләр өчен 60тан артык электрон сервис каралган. Шәхси кабинетлар аша, инспекциягә килмичә дә, салым турындагы мәгълүматлар белән танышырга мөмкин, шулай ук салым органнарына булган үзгәрешләрне, гаризаларны да кабинет аша житкереп була. Болардан тыш, салым түләүчеләр күпфункцияле үзәккә (МФЦга) барып, безнең системадагы 20 төр дәүләт хезмәте буенча мөрәҗәгать итә ала. Сораулар булса, Федераль салым хезмәтенең бердәм элемтә үзәгенең түләүсез телефон номерына – 8-800-222-22-22 шалтыратырга мөмкин. Шулай ук инспекциянең ФНС сайтының «Контакты» бүлегендә урнаштырылган телефон номерларына шалтыратырга була.

Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җир, милек, транспорт салымнар