Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Самат белән Сөмбелне Мәскәү онытмас (фото)

Мәскәүдә узган Татарстан көннәрендә райондашларыбыз Самат Зыятдинов белән Сөмбел Ибраһимова никахларын законлы рәвештә теркәделәр

1 декабрь көнне иртән Рәсәй башкаласының Казан вокзалына поезд килеп туктады. Вагоннан япь-яшь парлар Самат Зыятдинов белән Сөмбел Ибраһимова төште, үзләре генә түгел, ике як та әти-әниләре, кыз, ир туганнары, дуслары белән килгән. Мәскәү аларны журналистлары белән бергә колач җәеп каршы алды.

Ә инде 2 декабрь көнне Рәсәй форумы кысаларында Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданчыгында узган "Татарстан көннәре«ндә Самат белән Сөмбелнең никахлары рәсмиләштерелде. Гасырлар бер мәл артка күчте, чорлар кире кайтты, татар халкының, милләтнең рухы, гореф-гадәтләре яңарды. Ул минутлардагы хис-кичерешләрне йөзләгән Мәскәүлеләр, республиканың һәм башкаланың дәрәҗәле кунаклары әле дә шәрехләп бетерә алмый торгандыр. Яшь парларны кайнар котлау белән беррәттән алар татар халкының, татар туйларының ничек узуы белән танышты.

— Мондый бәхет гомергә бер була, әле аның шушындый күләмле масштабта, Мәскәүдә, дәрәҗәле форумда узуы — әйтеп бетергесез зур шатлык. Бирегә эләгә алуыбызга без бик шатбыз, — дип, үзенең хис-кичерешләре белән уртак-лашты кияү егете. Килен исә, мәйданчыкларда башка өлкәләрдәге туйларның ничек узуын күреп өлгердек, һәм безнең дә туебыз иң яхшылардан булачак, дип үз бәһасен сукты һәм шулай булды да! Гомергә онытылмаслык туй күренеше булды бу дисәк тә ялгыш булмас — парлар өчен дә, татарстанлылар өчен дә!

23 яшьлек Самат белән Сөмбел — икесе дә Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучылары. Туган телне, ана телебезне чын күңелдән саклап яшәүче татар гимназиясендә укып үскән, миллилек, әхлаклылык орлыклары салынган ике яшь йөрәктә үз халкы, аның гореф-гадәтләре белән горурлану хисләре ташып тора һәм алар аны йөрәкләре аша үткәзеп, барлык җаннары-тәннәре белән тоеп бәян итә алды. Монда һичнинди ясалмалылыкка урын юк иде. Кияү егетен ничек итеп әзерләүне, шунда ук кияү егетенең биюен, әнисенең кызына милли бизәнү әйберләре тапшыруын, кызның яулыгын алыштырулар... — ниләр генә юк иде монда. Боларның барысын да Балтачыбыз туйларында кулланырга кирәк, нәкъ тә мари, удмурт дуслар кебек, татар халкына да милли традицияләребезне яңартасы иде. Монда ояла-читенсенә торган берни юк. Борынгы әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре нигезендә яшәү ул бары тик бөтенлеккә, тигезлеккә, әхлакый үсешкә генә илтә. Татар дәүләт җыр-һәм бию ансамбле һәр сюжетка музыкаль бизәлеш өстәде.

Әлеге тантана Мәскәүдә узуы белән генә түгел, үзенең ачыклыгы, ихласлылыгы, самимилеге белән дә Рәсәй тарихына кереп калыр. Әгәр исән булса, мәшһүр шәхес, Карадуган урта мәктәбен җитәкләгән Бакый ага Зыятдинов та оныгының нинди зур миссияне башкарырга алынуына чиксез шатланыр иде. Ә менә 93 яшьлек хәләле Мәдинә ханым әйтеп бетергесез дәрәҗәдә шат. Зыятдиновлар нәселе һәрвакыттагыча алга юл ярып бара, нәселләренең зыялылыгын саклап, рухын яңартып яши. Кияүнең әнисе Фирая ханымның кайнанатасы, татар зыя-лысы булдырган-кайгырткан Себер тракты һәм Муса Җәлил музейларына җитәкчелек итүе, әтисе Булат Зыятдиновның туган җирендә «Игенче» авыл хуҗалыгы җәмгыятен җитәкләве, авылның үсешенә, яшәешенә лаек-лы үсеш кертүе генә дә үзе күпне сөйли.
Самат хәзерге вакытта Казан авиация инстиутында авиация һәм ракета двигательләре проектлары буенча белем ала, 2019 елдан башлап Идел буе ирекле хоккей лигасында уйный. Хатыны КХТИда, магистратурада укуын дәвам итә, шул ук вакытта кафедрада эшли. Яшьләр икесе дә күп балалы гаилә вәкилләре. Самат биш балалы, Сөмбел өч балалы гаиләдә үсте. 2020 елда Президент Указы нигезендә Саматлар гаиләсе «Ата-ана даны» орденының медаленә лаек була. Сөмбелнең әти-әнисе дә, иренең әти-әнисе кебек, укытучылар династиясеннән. Менә хәзер инде Сөмбел Зыятдинов дигән тамырлары нык булган нәсел агачының бер тармагына әверелде.
Киләсе ел Рәсәй Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителә. Гаиләләрне яклау, традицион кыйммәтләрне саклау әлеге елда тагын да ачык чагылыш табачак.

Балтач егете белән Балтач кызының Мәскәүдә ярәшүләре Татарстаныбызда миллилекнең нигезе нык булуын күрсәтте, гаилә кыйммәтләренең саклануына дәлил булды.

Яшь парларны котлап Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов болай диде:
— Бу бутафорный гына язылышу түгел, биредә Балтач районының үрнәк гаиләләреннән булган кияү белән кәләш кавышты. Яшь парларга гаиләләренең озын гомерле булуын телим, бик күп балалар алып кайтсыннар, демографик хәл мөһим мәсьәләләрнең берсе, — дип, Рәисебез яшь парларны ихластан тәбрик итеп, кече ватаныбыз булган гүзәл табигатьле Алтай якларына сәяхәтнамә бүләк итте.
Самат белән Сөмбелнең кавышуларын мәскәүлеләр генә түгел, массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр аша бар дөнья күрде дисәк тә була.

— Бирегә 89 төбәкнең милли республикалары килгән иде, алар шулай ук үз якларында туйларның ничек узуын бәян итте, — ди егетнең әнисе Фирая ханым Зыятдинова. — Бирегә килү безгә күп кенә шартларга-таләпләргә туры килгәнлектән насыйп булды. Аңарчы инде «Татарстан» телевидениесе кыз сорарга килү күренешен төшереп китте, ат җигеп, тарантаска утырып, борынгы сандыклардагы бирнәләрне күрсәтеп, милли чәй ризыклары пешереп — әнә шулай итеп татар туе йоласының бер өлешен шәрехләдек. Ә инде Рәсәй форумында катнашып, Татарстан көннәрендә Балтачыбызны, Татарстаныбызны данлап, шушындый мөһим вакыйгада катнаша алуыбыз күңелләребезне онытылмаслык хатирәләргә баетты. Инде балаларыбызга күз генә тимәгән булсын, тигез, матур яшәсеннәр, сау-сәламәт булсыннар, ике якны да куандырып торсыннар.

Сөмбел белән Саматка Мәскәү үзе дә бүләк ясаган — ике көн дәвамында биш йолдызлы отельдә кунак булганнар. Башкалабыз Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина танылган рассам Нәҗип Нәккаш иҗат иткән Самат белән Сөмбелнең гаилә туграсын бүләк итте.

Күпләрдә сорау туар, ә туй, күңел ачу буламы соң, дигән. Әлбәттә була, 23 декабрь көнне Самат белән Сөмбелнең туе Балтачыбызда үтәчәк.

Яшь парларга бәхет-сәгадәткә күмелеп, бер-берләрен яратып, хөрмәт итеп, тигез, матур гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Фотолар: ТР Рәисенең Рәсми сайтыннан, гаилә альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять