Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәмгун Сафинның гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее (+ фоторепортаж)

Яшьлек еллары сугыш чорына туры килсә дә, олыгайган көнендә балаларының кадер-хөрмәтендә яшәве белән бәхетле юбиляр

Балтач бистәсендә гомер кичерүче Шәмгун Сафиулла улы Сафин озак еллар меховойда автобус шоферы булып, 61 яшендә лаеклы ялга чыккан шәхес. 90 яшенә аяк баскан ил агасы үткән тормышына карап:

"Эшләмәгән эш калмады инде, колхоз эшендә дә бил бөктек, урманын да кистек, төнне дә, көнне дә аерып тормадык. Хезмәттән курыкмау, тормышка ябышып яшәү безне нык булырга өйрәтте. Кешеләрне, яшәешне бик яраттым. Балаларым да бик олылап яшиләр үземне. Дәрәҗәле хезмәт урыннары сорап йөрмәдем, гади булдым. Рәхмәткә эшләгән вакытлар да аз булмады. Шуңа күрә шушы яшькә кадәр җиттек инде без" – ди юбиляр. 

Бүгенге көндә ул 3 баласы, 10 оныгы, 6 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә һәрбер көнгә шөкер итеп яши. Үзен котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллинга, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинага, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахмановка Шәмгун ага рәхмәт сүзләрен ирештереп, район башлыгының Рәхмәт хатына һәм бүләгенә ихластан сөенүен белдерде.

Шәмгун Сафинны без дә ихластан бүгенге матур бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлектә, тыныч, имин көннәрдә матур итеп яшәүләр насыйп булсын сезгә.

Юбилярның тормыш юлы турында тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев