Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сан Саныч та гайрәтле күренми хәзер, картая ахырысы

Әби патша шат, чөнки хәзер күршедә йорт казлары юк, ата каз хыянәт итә алмый. Ә дәүләт казларына Сан Санычның исе китми... Бер михнәтнең бер рәхәте була шул аның...

“Хезмәт”ебезнең сайтында йорт казлары турында язма чыккач, комментарийлар да күп язылгач, куанып куйдым, безнең дә Сан Саныч белән әби патшаны язарга җай чыкты шәй дип... Ата казыбыз ул безнең, бик данлыклы, дәртле, очып килеп куна торган һәм кирәгеңне бирә торган.  Кияүгә чыкканчы шулай иде, күрше казларына да кияү булып торды, рәхмәт төшкере, Елизавета втораясына да хыянәт итми тормады (ә нәрсә, итмәслек иде мени, чибәрлеге ташып тора, киң күкрәкле, курку белмәс, батыр, гайрәтле) ләкин бибиләре чыккач, әти ролен җиренә җиткереп үтәде, саклыйсы да юк иде бибиләрен, күз карасыдай саклады, ала карга белән тилгән Сан Саныч булган якка борылып та карамады, ел да 13-15 биби белән куандырды, ияртеп  су буйларына йөртте, вакытында кайта белде, колхозның да  иң  туклыклы, кеше күрмәс иң ерак  иген кырларын  ул гына белде булса кирәк, су агымы буенча шул якларга агылганда иң алда безнең Сан Саныч  һәм аның гаилә әгъзалары булыр иде. Килен булып барганда да  артымнан калмады, ияреп килде. Һәм күркәм гадәтләре белән яңа хуҗаларын шаккаттырды. Җәй буе үсмер бибиләрен бер тирәгә җыйнап, саклап йөртте. Озын муенын  аска иеп йөргән чагы сирәк булгандыр аның. Аннан башка авылга озаттылар үзен, анда да сер бирмәде, шау итеп каңгылдавы белән бөтен тыкрыкны ямьгә күмде,  диделәр. Бер ел торды микән, янә алып кайттылар үзен. Кышкы кичтә абзар ягыннан  каңгылдавы ишетелгәндәй тоелды, күңелгә генә килде бугай дип уйладым, көннәрдән-беркөнне очрашкан идек, и тантана итте инде, тыпыр-тыпыр биеп тә алды. Бу көннәрдә таларга дип очып килгәнен телефонга видеога төшерер өчен ыскытып карадым, әллә картайган шунда, исе дә китмәде. Көн дә яныбыздан Мөхәрләм бабай такка таянып мәчеткә төшә, язын да, җәен дә шуш ата казга, аның бибиләренә генә сокланып калмый, каз асраучыларны мактап туялмый. Олы кеше шул, йорт казларында олылар гаме, авылның яме саклуын яхшы чамалый ул.

Сан Санычның әби патшасы белән бик яман серләшкән мәлләре әле.  Әби патша шат, чөнки хәзер күршедә йорт казлары юк, ата каз хыянәт итә алмый. Ә дәүләт казларына Сан Санычның исе китми... Бер михнәтнең бер рәхәте була шул аның...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар авыллары