Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саннарда кеше гомерләре

2023 елдан газетабызда яңа проектлар чыга башлаячак. Шуларның берсе – «Юл – чакрымнар йомгагы» дип атала.

Бу проектыбыз кысаларында без Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләренең эшләрен яктыртып, алар белән төрле рейдларда катнашачакбыз. Районыбыз юлларына күзәтүләр ясаячакбыз. Җәяүлеләр өчен килеп туа торган проблемаларны күтәрәчәкбез.

Проектыбызның тәүге чыгышын без Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Рафил Шәймөхәммәтов белән эшләдек. Әлеге әңгәмә барышында 2022 елда нигә безнең район күрсәткечләре буенча тискәре нәтиҗәгә ирешкәнен дә, шоферлар өчен кызыклы яңалыкларны да беләчәкбез.

– Рафил Равилевич, узган ел районыбызны шау-латкан юл-транспорт һәлакәтләре байтак булды. Аларда зыян күрүчеләр дә, гомерләре өзелүчеләр дә бар иде. Бу һәлакәтләр һәм аларга китергән сәбәпләр хакында сөйләшеп узыйкчы.

– 2022 елда Балтач районында барлыгы 309 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, шуның 19ы зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар белән булды. 19 авариядә биш кеше һәлак булып, 30ы төрле тән җәрәхәтләре алды. 2021 ел белән чагыштырып карасак, узган ел мондый төр аварияләр – өчкә, һәлак булучылар – икегә, җәрәхәтләнүчеләр 12 кешегә арткан. Әлеге һәлакәтләрнең килеп чыгу сәбәпләренә тукталып китсәк, сигезе – бәрелешү, өчесе – җәяүлене бәрдерү, икесе – велосипедчыны бәрдерү, бишесе – юлдан төшеп китеп каплану, берсе – баганага бәрелү. Һәлак булучылар белән булган аварияләрне анализлап китсәк, өчесендә җәяүле кеше бәрдерелде, бер һәлакәттә каршы як полосага чыгып бәрелешү нәтиҗәсендә шоферның гомере өзелде, икенче бер авариядә юл кырыена чыгып китеп, баганага килеп бәрелеп, пассажир һәлак булды. Бу аварияләрдә ике бала зыян күрде, беренче очракта ул – пассажир булса, икенчесендә велосипедта йөрүче бала үз гае-бе белән һәлакәт китереп чыгарып, төрле тән җәрәхәтләре алды.

– Исерек шоферларга карата никадәр генә кырыс чаралар күрелмәсен, барыбер дә спиртлы эчемлек кулланган килеш рульгә утыручылар очрап тора...

– Әйе, алда санап киткән аварияләрнең дә өчесе исерек шофер катнашында булды. 2021 ел күрсәткечләрен карасак, ул елда дүрт исерек шофер катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аерма зур булмаса да, ул безнең өчен нәтиҗә булып тора.

Министрлыкның карары нигезендә без атнага бер тапкыр рейд үткәрергә һәм анда барлык хезмәткәрләр дә катнашырга тиеш. Без республикада кечкенә район булып саналабыз, Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсендә биш хезмәткәр эшли һәм без, аз булу сәбәпле, бөтен районны саклап та бетерә алмыйбыз. Шуңа да безгә ярдәмгә участок вәкилләре килә, алар юлларда безнең белән дә, үзләре генә дә эшләргә хокуклы.

2022 елда үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә дә алкоголь кулланган күп кенә шоферларны «эләктереп» булды. Аларның эшләре судта каралып, штраф түләтергә һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә дигән карарлар чыгарылды. Шуны да искәртеп үтәсем килә, әгәр шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән чорда яки моңарчы спиртлы эчемлек кулланган өчен таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып, аны яңадан алып, бер ел үткәнчегә кадәр кабаттан алкогольле эчемлек кулланып эләгә икән, ул очракта инде аларга җинаять эше дә ачылырга мөмкин. 2022 елда шундый биш кешегә карата җинаять эше кузгатылды. Шуны да искәртеп үтәсе килә, республиканың юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе карары нигезендә, исерек шоферларга карата барган суд утырышларында массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашып, фотога төшереп, аларны электрон яки басма газеталарда чыгару хокукы алды. Узган ел «Хезмәт» газетасында һәм сайтында андый язмалар басылды инде, быел да мондый эш дәвам итәчәк.

– Республиканың юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә юл-транспорт һәлакәтләре гел була торган җирләрдә, юлларны яктырту максатыннан, электр баганалары кую турында сөйләшүләр булып тора. Безнең районда аварияләр еш була торган участоклар бармы?

– Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре көндәлек күзәтчелек эшчәнлеге алып бара. Шул вакытта урам юл челтәрләренең торышын да карап торабыз, кемнәр үзләренә тиешле территорияне тиешле дәрәҗәдә тотмый, ягъни транспорт хәрәкәтенә комачаулый, андыйларга кисәтүләр ясыйбыз, аннан соң да эшләнмәсә, беркетмә төзибез. Ә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар белән һәлакәтләр килеп чыкса, ул очракта инде тирәнтен анализ ясала. Мәсәлән, Карадуганда җәяүлене бәрдереп, аның гомере өзелде. Авыл эченнән үтә торган андагы юл региональ булып тора, шуңа да анда федераль баланстагы багана утлары булырга тиеш, ә алар анда юк иде. Шуннан соң комиссия утырышында карап, алар программага кертелде һәм быел әле тротуар да планга керде. СПТУ тирәсендә шулай ук бер җәяүле бәрдерелде, анда да анализ ясалып, тротуар эшләргә һәм электр баганалары куярга дигән карар кабул ителде. Түнтәрдән чыгып, Урта Көшкәткә таба борылганда ике һәлакәт булды. Төп юлдан килүче машинага юл бирмәү нәтиҗәсендә килеп чыкты алар. Өченчесе булмасын өчен без анда ясалма тигезсезлек ясаттык. Андый эшләр бездә һәрдаим диярлек эшләнеп тора инде. Каядыр, мәсәлән, юл кырые түбән булырга мөмкин, кая-дыр юллардагы чокыр-чакырлы җирләрне ремонтлау кирәк булырга мөмкин, җаваплы оешмаларны вакытында кисәтеп, андый эшләрне эшләп барырга тырышабыз. Ә аварияләр еш була торган участокларга килгәндә, аларны җайлы гына бар яки юк дип әйтеп булмый. Аларның һәрберсенең критерийлары бар, шулардан чыгып карасак, бездә 2022 елда аварияләр еш теркәлгән урыннар булмады.

Әлеге әңгәмәнең дәвамын газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

Мөрәҗәгать

Шушы урында минем җәяүлеләр белән килеп чыккан аварияләргә аеруча да тукталып үтәсем килә. Мондый төр аварияләр, гадәттә, я көзге, я язгы караңгы вакытта килеп чыгалар. Яңгырлы, караңгы вакытта күз күреме начарлана, шуңа да шоферлар да, җәяүлеләр дә бик игътибарлы булсыннар иде. Була шундый очраклар җәяүле авыру яки исерек халәттә булып, юл кырыенда ятарга мөмкин. Андый кешеләрне күргән очракта, я аларны читкәрәк чыгарып куярга, я өенә кайтарып куярга, я туганнарына, я инде полициягә хәбәр итәргә кирәк. Барыбер кемдер аларны күрә, берүк битараф булмагыз, ярдәм итегез дип мөрәҗәгать итәсем килә райондашларыбызга. Шундый һәлакәтләр районыбызда да булды һәм бу очраклар һәрберебезгә тормыш дәресе булып торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гибдд