Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саннарны тәртипкә салучылар

Россиядә бухгалтер көне 21 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шул көнне 1996 елда Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцин «Бухгалтерлык исәбе турында»гы Законга кул куйды. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбыздагы барлык бухгалтерларны ихлас күңелдән котлыйбыз!

Билгеле булганча, сезнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә акча әйләнеше туплана һәм көйләнә. Бу инде хезмәткәрләргә бер тоткарлыкларсыз хезмәт хакы түләргә, исәп-хисап эшләрен башкарырга мөмкинлек тудыра. Сезнең төгәл һәм игътибарлы эшләвегездән аерым оешманың уңышлы булуы гына түгел, дәүләт икътисады да тора. Хезмәтегез сездән зур төгәллек һәм аралашу осталыгы таләп итә.

«Бухгалтер хезмәте күзгә күренә торган эш түгел, ләкин ул өзлексез эшли торган юнәлеш. Районыбыз авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар арасыннан «Смәел», «Татарстан», «Кызыл юл», «Сосна», «Игенче», «Дуслык» җәмгыятьләрендә эшләүче бухгалтерларны аерып әйтеп узасы килә. Шулай ук «Труд» һәм «Дуслык» хуҗалыкларында эшләүче ветераннарыбыз да зур хөрмәткә лаек. Алардан үрнәк алып, уңышлы гына эшләп баручы яшьләребез дә бар. Алар – Тукай исемендәге, «Борнак», Тимирязев исемендәге, «Татарстан», «Бөрбаш» җәмгыятьләре белгечләре», дип коллегалары хакында җылы фикерләрен ирештерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Илдар Әнвәров.

Бухгалтериядән башка бер генә оешма да, хуҗалык та, компания дә, балалар бакчасы да, кибет тә эшли алмый. Ул иң кирәкле белгечләр рәтендә йөри. Шуңа да сезгә халыкның ихтирамы һәм ышанычы зурдан. Киләчәктә дә үз хезмәтегезгә тугры калырга, алга куелган бурычларны намус белән үтәргә язсын. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, имин еллар телибез.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев