Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрдектән Гөлфия Гыйльметдинова ишегалды күз явын алырлык (+фото, видео)

Капканы ачып керүгә телевизорлардан гына күреп ияләнгән матурлык дөньясына эләккәндәй хис итәсең үзеңне.

Сәрдеккә авыл турында язарга баргач, мәчет белән янәшә урнашкан өйне күрсәтеп, бу йортта авылдашыбыз Гөлфия Гыйльметдинова яши, иң матур чәчәкләр һәм гөлләр үстерүче ул авылыбызда, диделәр. Капканы ачып керүгә үземне гади авыл йорты ишегалдында түгел, ә телевизорлардан гына күреп ияләнгән матурлык дөньясына эләккәндәй хис иттем. Биредә иң беренче чиратта зәвыклык күзгә ташланды. Матур гөлләр, чәчәкләр әле дә шау чәчәктә утыралар. Мондый бакча, ишегалды тотар өчен күпме көч кертергә кирәклеген Гөлфия ханым үзе генә беләдер. Бакча уртасындагы җиләк-җимеш агачлары да үзгә бер матурлык белән тирә-юньгә ямь өстиләр иде. Үземнең генә түгел, кызым Гөлназның да зур тырышлыгы бу, диде хуҗабикә. Шушы гүзәллек арасында озак еллар, күңел тынычлыгы белән, һәрбер көнгә сөенеп, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын Гөлфия ханымга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев