Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сашка абыйда кунак булып кайттык

Барган саен куанып кайтабыз

Мөхтәрәм журналистыбыз Александр Кунаевка 8 декабрь көнне 75 яшь тулды. Шул уңайдан ветеран журналистыбызны тәбрикләп, күчтәнәчләр белән куандырып кайттык үзен. Матур гына узган җылы очрашуда Сашка абыйның “Азьлане» газетасы редакторы булып эшләгән елларын искә алдык, бик акыллы, йомшак, җайлы кеше иде ул. Яшьләргә дә мөхәррирлек эшендә киңәшләрен бирде, үсендерде, үстерде. Рәхмәт аңа! Бүгенге көндә Сашка абый тормыш иптәше Ольга апа белән гаять тә күркәм гомер кичерә, бер-берсенә чын дус, чын иптәш алар. Аларга барган саен куанып кайтабыз, гел шулай тигезлектә, муллыкта-иминлектә бәрәкәтле гомерләр үтәргә язсын сезгә! Балалар, оныклар гел дә сөендереп торсыннар! Сәламәтлек мәңге ташламасын! Матур парлар булып, үзегез салган бәхет сукмакларыннан җитәкләшеп әле бик озак еллар бергә атларга язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев