Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сату да үтә, халык та ала

Район хакимияте җитәкчелеге урамда сәүдә итүне җайга салып, җитештергән тауарларны сату өчен бистәдә махсус мәйданчыклар билгеләгән иде.

Шуның берсе Балтач икмәкханәсе каршында булып, монда хәзер һәр атнаның пәнҗешәмбесендә сәүдә гөрли. Районда сәүдә кайда да гөрли, ләкин шунысын әйтергә кирәк, халык күбрәк бирегә йөри, мәсәлән, бер авылдан килгән апа, Питрәчнең тавык итләрен күпләп алабыз, арзанга да чыга, әйбәт тә, бозланып та катмаган, ди. Ләйсән ханым Чаллыдан килгән колбасаны тәмле дип ала.

Төшлеккә ике машинада да чеби, тавык түшкәләре сатылып бетә. Питрәчлеләр исә алып килгән бөтен кош-корт ризыкларын сатып бетереп кайтып китә (үзләре шулай ди). Шунда ук район кулланучылар җәмгыятенең пешкән ризыклары тәкъдим ителә. Бүген ризыкларыбызны аеруча да күп алдылар ди сатып алучылар. Тавык-чебеш сатучылар да шунда."Реклама биреп ятып кына эш бармый, - ди эшмәкәр Гөлүзә, - менә болай, халык алдына чыгып сатарга кирәк".

Район халкының күбесе яңа сауган сөт, каймак, эремчек кем сата микән, алыр идек, диләр, сыеры, кәҗәсе булганнар сөт ризыкларын да бирегә килеп сата ала, югыйсә, һәм тагын башка барлык төр тауарларын да биредә үткәзергә мөмкин. Шуның өчен бирелгән мәйдан бит инде бу. Тик андыйлар күренми, хәер, алар монда килеп маташмыйлар да, сыеры бар кешенең клиентлары көн дә баскыч төбенә килеп көтеп тора. Бизнес болай да бара, нигә күренеп йөрергә.

"Халыкка файдалы булсынга дип шушындый урам сәүдәсе оештырыла. Күреп-ишетеп торасыз, арзан , тәмле, диләр. Алган тауарлары файдага булсын да, игелеген күрсеннәр", ди районда кулланучылар хокукын саклаучы Гөлназ Сафина.

Шәхсән үзем үз хуҗалыгында тауар җитештереп, тавык-чебеш үрчетеп саткан кешене күрмәдем. Барысы да диярлек алыпсатарлар. Хәләл көч белән җитештергән тауарлар тагын икенче була бит әле ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250