Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сату начар, сыйфат та әйбәт түгел

29нчы август көнне «Шушма» ресторанында район эшмәкәрләре, җирле җитәкчеләр «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Үзләрен борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырышты.

Очрашу иң элек яңалыклар белән танышудан башланды. Аннан соң кара-каршы сөйләшү эшмәкәрләрне борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шакиров белдерүенчә, соңгы айларда безнең җирлектә «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте продукциясен сату начар үтәлгән. Әмма әлеге фикергә эшмәкәрләр каршы чыкты. Күрсәткечләрнең начар булуы иң беренче чиратта «Татспиртпром» тәкъдим иткән спиртлы эчемлекләрнең сыйфаты начар булуында, диләр алар. Шулай ук дизайн буенча да канәгатьсезлек белдерделәр. Бәйрәм табыннарына кую өчен дизайн өстендә эшләргә кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар. Иң борчыган сорауларның тагын берсе - заказларның даими кайтмавы. Җыелышта әлеге хаталарны тиз арада хәл итәргә ышандырдылар.
- Проблемалар күп, әмма аларны бергәләп чишү кирәк. Хезмәттәшлек берьяклы гына булырга тиеш түгел. Уртага салып сөйләшү һәм киңәшләшү проблемаларны хәл итүдә беренче адым, - диде Рамил Илдусович.
Соңыннан исә һәркем «Татспитрпром» акционерлык җәмгыяте продукциясен авыз итә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X