Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлап алып булса...

Әниләрне сайлап алып булмый. Әмма сайлап алып булса да, мин шушы әниемне эзләп табар идем...

Чәчләремне үргәндә дә аңардан шундый рәхәт җылы килә... Болай итеп самими бала гына яза ала. – Балтач урта мәктәбенең 3 «А» сыйныфы укучыларының әниләре турында фикерләрен укып карагыз әле, никадәр җылылык, никадәр матур сүзләр аларда!

Без әниләрне сайлап ала алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә безгә кемне биргән, шуңа сөенеп яшәргә тиешбез. Сайлап алып булса да, мин шушы әниемне эзләп алган булыр идем.

Әдилә Гыйләҗева.

Миңа әнием дөньяда иң матуры, иң акыллысы, иң сөйкемлесе булып тоела. Эшкә дә оста. Безне, балаларын да бик ярата.

Талия Бәдегиева.

Әнием белән бергә үткәргән вакытлар иң рәхәт вакыттыр ул. Чәчләремне үргәндә дә аннан шундый җылы килә. Ул да мине кочаклап ала.  Мин дә аңа сыенам. Бергә дәрес әзерләүләрне, ашарга пешерүләрне дә бик яратам.

Диләрә Зәйнуллина.

Әни кеше – дөньяда иң кадерле кеше. Авырсак та безне ул карый. Төннәрен йокламаса да, без терелгәч, ничек сөенә! Зур булгач, без дә аны шулай кадерләрбез.

Зәринә Кәбирова.

Шундый акыллы, шундый эшчән, уңган, булган әни биргән өчен мин Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле. Аның белән бергәләп намаз укыбыз, дәрес әзерлибез. Үзем дә аңа булышырга тырышам: савыт-сабалар юам,  бүлмәләрне җыештырам, ашарга пешергәндә булышам.
 

Мәрьям Әскәрова.

Дөньядагы иң көчле әни бездә. Чөнки ул абыем белән миңа әти дә, әни дә. Яклаучы да, саклаучы да ул. Кирәк вакытта бик әйбәтләп орышып та ала. Әмма без аңа үпкәләмибез.
 

Батыр Әхмәдуллин.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне