Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлау комиссиясендә

Билгеле булганча, 2012нче елның 1нче ноябреннән көченә кергән, 157-ФЗ Федераль кануны нигезендә участок сайлау комиссияләре хәзер 5 елга төзелә һәм шул 5 ел эчендә булачак бөтен сайлауларны үткәрүдә катнашачак.

Гыйнвар ае ахырыннан башлап 1 ай дәвамында Балтач муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе сәяси партияләрдән, иҗтимагый берләшмәләрдән, җирле үзидарә органнарыннан, сайлаучыларның эшләү һәм яшәү урыннарында үткән җыелышлардан участок сайлау комиссияләренә кандидатлар буенча тәкъдимнәр кабул итте. 15нче мартта Балтач муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясенең шушы мәсьәләгә багышланган чираттагы утырышы булып үтте. Әлеге утырышта участок сайлау комиссияләренең әгъзалары расланды һәм рәисләре билгеләнде. Алдагы көннәрдә комиссияләр үзләренең оештыру утырышларын үткәреп, киләчәк сайлауларга әзерләнү эшләрен башлап җибәрергә тиеш булачак.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250