Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлау участокларында эш гөрли

Балтач гимназиясендә 1089нчы номерлы сайлау участогы иртәнге сәгать 7.00дә үз эшен башлап җибәрде.

Биредәге сайлау комиссиясе рәисе Фәнил Әүбәкиров иң беренче булып сайлауга килгән райондашларыбызны тәбрикләп үтте. Аларның иртәнге сәгатьләрдән үк активлык күрсәтүләренә рәхмәтен белдерде: "Гражданлык хокукларыгызны үтәп, сайлауларга килүегез өчен рәхмәт сезгә. Бүген без сезнең белән Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирүдә катнашабыз. Без шушы рәвешле киләчәгебез өчен үз тавышыбызны бирәбез. Әйдәгез, актив рәвештә, тыныч, имин шартларда башкарып чыгарга язсын дип, 1089нчы участок сайлау комиссиясе эшен ачык дип игълан итәм", диде ул үз чыгышында.

Иң беренчеләрдән булып, үз тавышын районыбызның мактаулы мәгариф ветераны Мөбин Исхакович Давыдов бирде. "Республикабыз өчен шушындый мөһим сайлауда үз тавышымны белдерер өчен иң беренче булып килдем. Бүген тәкъдим ителгән кандидатлар барысы да мөхтәрәм кешеләр. Аларның барысын да хөрмәт итәм. Шуңа сайлауга килдем дә. Тик Президентлыкка һәм җирле органнарга депутатлыкка бары тик берсе генә лаек булачак. Мин Балтачның чын патриоты буларак, районыбызның киләчәген матур һәм өметле итеп күрәм. Президентыбыз халыкның ышанычын аклар дигән теләктә калам", дип үз фикерен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250