Сайлауга бару – бәйрәмгә барган кебек ...
Сайлау участокларында чын бәйрәм рухы бөркелеп тора: аяз, зәңгәр күктә кояш балкый, музыка яңгырый. Сайлаучыларның күңелләре күтәренке, алар берсен-берсе "Бәйрәм белән!"дип сәламлиләр.
Балтач бистәсенең урта мәктәп бинасында урнашкан 1088нче сайлау участогында сайлаучылар иртән активлык күрсәтәләр. Бу участокка Көек һәм Курмала авылы, бистәнең кайбер урамнарының өстәлүе сайлаучылар саны артуына китергән. Кайбер сайлаучылар, «шушылай чират торып, совет заманында сайлауда актив катнаша идек», дип яшьлек хатирәләре белән уртаклашып алырга да өлгерделәр. «Үзебезнең Президентны күптән сайлаган юк бит инде» дип фикерләрен җиткерергә дә онытмадылар. Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин да тормыш иптәше Фәния белән сайлау участогында. «Сайлаучыларның актив булуы күңелле, бердәм булгач, хезмәтнең нәтиҗәсе дә күркәм була», дип фикерләштеләр олы яшьтәге сайлаучылар район башлыгы белән.
Урта Көшкәт авылндагы участокта исә Татарстан Президентын электрон тавыш бирү җайланмасы аша сайлыйлар. Халык бер дә читенсенми, инде өченче сайлауларда электрон рәвештә тавыш бирәләр. Халык бәйрәмгә килгән кебек үзен хис итә - концерт номерлары бара, икенче кырыйда кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев