Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлауга барырга онытма

Хөрмәтле райондашлар! 2018нче елның 18нче мартында илебезнең киләчәген билгеләүче дөньякүләм әһәмияткә ия булган җәмгыяви-сәяси чаралар үтәчәк. Бу – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар.

Россия Президенты вазыйфасы өчен дәгъва кылучылар арасыннан Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан 8 кандидат – Бабурин С.Н., Грудинин П.Н., Жириновский В.В., Путин В.В., Собчак К.А., Сурайкин М.А., Титов Б.Ю., Явлинский Г.А. теркәлде. Әлеге кандидатлар буенча массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләр биреп тора. Шулай ук алар турында мәгълүмат белән участок сайлау комиссияләрендә танышырга була.

18 мартта үтәчәк сайлауларга әзерлек районыбызда инде гыйнвар аеннан бара. Безнең районда барлыгы 33 сайлау участогы оештырылган, шуларның 4се – Балтач шәһәр җирлегендә, калганнары 17 авыл җирлегендә. Участок сайлау комиссияләре сайлаучылар исемлеген барлыйлар, булган үзгәрешләрне кертәләр, сайлаучыларны кабул итәләр. Сайлауларга кагылышлы сораулар белән сайлаучылар үзләренең җирлекләрендәге участок сайлау комиссияләренә, шулай ук Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә алалар. Безнең адрес: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42нче йорт. Телефоннар: 2-56-85, 2-54-84, 2-49-72.

Сайлаучыларның хокукларын тәэмин итү, беренче чиратта, “Россия Федерациясе гражданнарының сайлаучы хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын гарантияләү турында”гы канунында беркетелгән. Ә алда торган сайлаулар Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турындагы канун нигезендә үткәрелә.

Һәрбер сайлаучы участок сайлау комиссияләренә барып, үзләренең исемлеккә кертелүен, андагы үзе турындагы мәгълүматның дөреслеген тикшерергә хокуклы. Шулай ук биредә сайлау бюллетененең эчтәлеге, анда кертелгән кандидатлар һәм тавыш бирү тәртибе белән танышырга мөмкин. Әгәр сайлаучы 18 мартта яшәү урыны буенча сайлауда катнаша алмый икән, ул үзе теркәлгән участок сайлау комиссиясенә килеп, сайлау көнендә булачак участогын күрсәтеп, махсус гариза бирә ала. Кулында РФ гражданины паспорты булган сайлаучы тавыш бирү көнендә участокка килгәч, аның ниндидер сәбәпләр белән исемлектә булмавы ачыкланса, сайлау комиссиясе аны шәхси гаризасы нигезендә өстәмә исемлеккә кертә.

Быелгы сайлауларда Балтачтагы 4 участокта, шулай ук Салавыч һәм Чепья участокларында 1нче тапкыр электрон тавыш бирү комплекслары кулланылачак. Әлеге участокларда сайлаучыларга кәгазь бюллетеньнәр бирелмәячәк, алар Россия Президентын электрон рәвештә сайлаячак. Әлеге комиссия әгъзалары махсус әзерлек үтте, сайлаучыларга җайлырак булсын өчен ирекле ярдәмчеләр билгеләнәчәк, тавыш бирү бүлмәсенә кергәнче өйрәнү җайланмалары куелачак. Шулай ук район территориаль сайлау комиссиясендә, Балтач урта мәктәбендә, гимназиядә, үзәк китапханәдә урнашкан участок сайлау комиссияләрендә күзәтү камералары урнаштырылды, алар аркылы сайлау барышы турыдан-туры Интернет челтәренә бирелеп барачак.

Алдыбызда торган сайлауларда күпсанлы күзәтүчеләр булуы көтелә. Шуңа күрә сайлауларның ничек үтүе, нәтиҗәләренең илебездәге төрле сәяси көчләр тарафыннан, шулай ук киң җәмәгатьчелек күзлегеннән дөрес бәяләнүе сайлаулар турындагы кануннарның төгәл үтәлүеннән тора. Моның өчен сайлау комиссияләренең дә, сайлаучыларның да гамәлләре әлеге кануннарны бозмаска тиеш. Шулай ук барлык сайлаучыларның да сайлау участокларына шәхсән үзләре килеп тавыш бирүләре бик мөһим.

Барлык райондашларга да исәнлек-саулык телим, һәм һәр сайлаучыны 18 мартта сайлау участокларына килеп, үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланып һәм гражданлык бурычын үтәп, Россия Федерациясе Президентын сайлау буенча тавыш бирергә чакырам.


Равил КӘРИМОВ,
Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар