Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлаулар турында

Бүгенге сәхифәбезнең кунагы - Балтач районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Вәгыйзулы Кәримов.

- Равил Вәгыйзович, 4нче декабрьдә үтәчәк сайлаулар турында берничә сүз әйтеп үтсәгезче.

- Хөрмәтле райондашлар! 2011нче елның 4нче декабрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының 6нчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак. Россия Федерациясенең үзәк сайлау комиссиясе сай­лау бюллетеньнәренә кертеләчәк 7 сәяси партиянең исемлекләрен теркәде. Алар «Гадел Россия», ЛДПР, «Рос­сия патриотлары», КПРФ, «Яблоко», «Бердәм Россия», «Правое дело» партияләре. Ул исемлекләр массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителде. Шулай ук әлеге партияләр, апарның кандидатлары исемлеге белән участок сайлау комиссияләрендә танышырга була.

4нче декабрьдә үтәчәк сайлауларга әзерлек районыбызда инде октябрь аеның башыннан бара. Безнең район­да барлыгы 33 сайлау участогы оештырылды, туларның 4се - Балтач шәһәр җирлегендә, калганнары 17 авыл җирлегендә. Әлеге комиссия әгъзалары сайлаучылар исемлеген барлыйлар, булган үзгәрешләрне кертәләр, сайлаучыларны кабул итәләр. Сайлауларга кагылышлы сораулар белән сайлаучылар үзләренең җирлекләрен-дәге участок сайлау комиссияләренә, шулай ук Балтач районының территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә алалар. Безнең адрес: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42нче йорт. Телефоннар: 2-43-34, 2-49-72.

- Сайлаучыларның хокукларын, сайлауны үткәрү турындагы кануннарның үтәлешен тәэмин итү нидән гый­барәт?

-Сайлаучыларның хокукларын тәэмин итү, беренче чиратта, «Россия Федерациясе гражданнарының сайлаучы хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын гарантияләү турында»гы кануннарында беркетелгән. Һәрбер сайлаучы участок сайлау комиссияләренә барып, үзләренең исемлеккә кертелүен, үзе турындагы мәгълүматның дөреслеген тикшерергә хокукы бар. Шулай ук биредә сайлау бюллетененең эчтәлеге, анда кертелгән сәяси партияләрнең исемлеге һәм тавыш бирү тәртибе белән танышырга мөмкин. Әгәр сайлаучы 4нче декабрьдә ниндидер игътибарга лаек сәбәпләр аркасында үзенең яшәгән җирендә сайлауда катнаша алмый икән, ул участок сайлау комиссиясендә башка җирдә тавыш бирү таныклыгы алырга мөмкин. Кулында РФ гражданины паспорты булган сайлаучы тавыш бирү көнендә участокка килгәч, аның ниндидер сәбәпләр белән исемлектә булмавы ачыкланса, сайлау комиссиясе аны шәхси гаризасы нигезендә өстәмә исемлеккә кертә.

- Равил Вәгыйзович, быелгы сайлауларда безне нинди яңалыклар көтә?

Быелгы сайлаулардагы зур яңалык - Татарстанның 146 сайлау участогында, шул исәптән безнең районда Алан, Әтнә, Урта Көшкәт, Шубан, Иске Көшкәт сайлау участокларында электрон тавыш бирү җайланмалары кулланылачак. Әлеге участокларда сайлаучыларга кәгазь бюллетеньнәр бирелмәячәк, алар үз тавышларын шушы җайланмаларның экранында партия исемен сайлау юлы белән бирәчәк. Шул сәбәпле, участок сайлау комиссияләренә кайсы партиягә күпме тавыш бирелгәнлеген санап утырасы булмаячак, ул саннар шушы җай­ланмалардан алыначак. Сайлаучыларга ярдәм итү өчен комиссия әгъзалары махсус әзерлек үтте, шулай ук тавыш бирү бүлмәсенә кергәнче өйрәнү җайланмалары куелачак.

- Сездән теләкләр һәм тәкъдимнәр...

Барлык райондашларга исәнлек-саулык телим, ә һәр сайлаучыны 4нче декабрь көнне сайлау участокларына паспорт белән килеп, үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланып һәм гражданлык бурычын үтәп, бнчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирергә чакырам. Бер үк вакытта шуны исе­гезгә төшерәм: сайлаулар иртәнге 8 сәгатьтә башланып, кичке 8 сәгатьтә тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев