Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлауларда актив катнашыйк!

- Хөрмәтле Равил Вагыйзович, республикабыз һәм районыбыз зур сәяси вакыйга алдында тора. Бу уңайдан Балтач район территориаль сайлау комиссиясе рәисе буларак Сезнең фикерләрне беләсе килгән иде.

- Барыбызга да билгеле булганча, 2015нче елның 13нче сентябрендә Татарстан Республикасында, шул исәптән районыбызда әһәмиятле вакыйга - Татарстан Республикасы Президентын, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау булачак.

Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда катнашу өчен Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан сәяси партияләр күрсәткән 4 кандидат теркәлде. Алар "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе күрсәткән Рөстәм Миңнеханов, КПРФның Татарстан төбәге бүлеге Хафиз Миргалимов, "Гадел Россия"дән Рушания Билгилдеева, ЛДПРдан Руслан Йосыпов. Әлеге кандидатлар массакүләм мәгълүмат чараларында үзләренең программалары белән таныштырдылар, алар турында мәгълүмат һәр участок сайлау комиссияләрендә дә бар.

Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча районыбызда барысы 168 сайлау округы оештырылды. Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе шушы округларда депутат мандатларына дәгъва кылучы 177 кандидатны теркәде. Шулай итеп, Борнак, Кече Лызи, Норма, Салавыч, Субаш җирлекләрендә аерым округларда 1 депутат мандаты өчен - 2, ә Кече Лызида хәтта 3 кандидат көрәшәчәк.

13 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга әзерлек районыбызда инде июнь аеннан бирле бара. Безнең районда барлыгы 33 сайлау участогы оештырылды, шуларның 4се - Балтач шәһәр җирлегендә, калганнары 17 авыл җирлегендә. Әлеге комиссия әгъзалары сайлаучылар исемлеген барлыйлар, булган үзгәрешләрне кертәләр, сайлаучыларны кабул итәләр. Сайлауларга кагылышлы сораулар белән сайлаучылар үзләренең җирлекләрендәге участок сайлау комиссияләренә, шулай ук Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала. Безнең эшчәнлек район Советы бинасында алып барыла, 2-43-34, 2-49-72 телефоннар аша да мөрәҗәгать итәргә була.
- Сайлаучыларның хокукларын, сайлауны үткәрү турындагы кануннарның үтәлешен тәэмин итүнең торышы турында мәгълүмат биреп китсәгез иде.
- Сайлаучыларның хокукларын тәэмин итү беренче чиратта "Россия Федерациясе гражданнарының сайлаучы хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын гарантияләү турында"гы канунында беркетелгән. Ә алда торган сайлаулар Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нигезендә үткәрелә.

Һәрбер сайлаучының участок сайлау комиссияләренә барып, үзләренең исемлеккә кертелүен, андагы үзе турындагы мәгълүматның дөреслеген тикшерергә хокукы бар. Шулай ук биредә сайлау бюллетененең эчтәлеге белән, анда кертелгән кандидатлар белән һәм тавыш бирү тәртибе белән танышырга мөмкин. Әгәр сайлаучы 13 сентябрьдә законда каралган игътибарга лаек сәбәпләр аркасында сайлауда катнаша алмый икән, ул участок сайлау комиссиясендә алдан тавыш бирә ала. Кулында РФ гражданины паспорты булган сайлаучы тавыш бирү көнендә участокка килгәч, аның ниндидер сәбәпләр белән исемлектә булмавы ачыкланса, сайлау комиссиясе аны шәхси гаризасы нигезендә өстәмә исемлеккә кертә. Сайлау вакытында һәр сайлаучыга ике бюллетень бирелә. Аның берсендә Татарстан Республикасы Президентына кандидатлар, ә икенчесендә үзенең яшәү урыны кергән округ буенча кандидатлар күрсәтелгән була.

Иң әһәмиятлесе - сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке сәгать 8гә (7-00 дән 20-00гә) кадәр ачык булачак. Райондашларыбыз һәрвакыттагыча сайлауларда актив катнашыр, дип уйлыйм.
- Алдагы сайлауларда кайбер участокларда электрон тавыш бирү жайланмалары бар иде...
- Быелгы сайлауларда да Алан, Әтнә, Урта Көшкәт, Шубан, Иске Көшкәт сайлау участокларында моннан алдагы сайлаулардагыча электрон тавыш бирү җайланмалары кулланылачак. Әмма бу очракта әлеге участокларда сайлаулар ике төрле формада үтәчәк. Анда сайлаучыларга кәгазь бюллетеньнәр җирле сайлаулар буенча биреләчәк, ә Татарстан Республикасы Президентын алар электрон рәвештә сайлаячак. Бу очракта аптырап калырга кирәкми. Сайлаучыларга ярдәм итү өчен комиссия әгъзалары махсус әзерлек үтте, тавыш бирү бүлмәсенә кергәнче өйрәнү җайланмалары да куелачак.
- Инде Сезнең теләкләрне тыңлап китик...
- Әңгәмәне тәмамлап, барлык райондашларга исәнлек-саулык телим, ә һәр сайлаучыны 13нче сентябрь көнне сайлау участокларына килеп, үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланып һәм гражданлык бурычын үтәп, җөмһүриятебезнең илбашын - Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча тавыш бирергә чакырам.
Әңгәмәдәш - баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250