Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайтка язуның файдасы булды, рәхмәт!

Хәтерләсәгез, декабрь башларында сайтыбызда бер укучыбызның җан авазына тиң хаты басылган иде.

СМУ башындагы балалар бакчасы тирәсендә иртән һәм кичке “час пик”ларда биредә шоферлар һәм пассажирлар тарафыннан кылынган саксыз гамәлләр, юл иминлегенә куркыныч тудырулары турында ачынып язган иде ул. Бигрәк тә ике яклап машиналар тезелүе, аларны җәяүлеләр үтәр өчен билгеләнгән махсус юл кичүенә (зебрага) дә куюлары, нәтиҗәдә ике яктан килгән шоферларга җәяүлеләрнең күренмәве, кечкенә балаларны олы юл ягындагы ишекләрдән төшерү... ише беренче карашка вак-төяк булып күренеп, әмма азагы бик фаҗигале бетәргә мөмкин булган хәлләр турында иде ул.

Менә бу көннәрдә әлеге укучыбыз рәхмәт әйтеп шалтыратты: “Сайтка хатым басылуның файдасы зур булды. Укыганнар, нәтиҗәсе бар. Хәзер зебрага машиналарны бөтенләй куймыйлар, ПДДда каралганча, ара да калдыралар хәтта. Балаларга да игътибарны арттырдылар. Рәхмәт сезгә! Минем язганнарны укып, дөрес аңлаган әти-әниләргә дә рәхмәт!” – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты