Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөбеханалла! Өч буын бергә...

Бөрбашта киң таралган бер күренеш – ул өч буынның, ягъни дәү әти‑дәү әни, әти-әни, балаларның бергә яшәве.

Өч йортның берсе шулай көн итәдер, мөгаен. Бу да – Җәлил хәзрәтнең үгет-нәсихәте, аның шәхси үрнәге йогынтысында. Күпләр беләдер, баш казый кая гына барса да, берничә буын бергә яшәүне хуплап сөйли. Үзе дә дәү әти, дәү әни тәрбиясендә үскән, төпчек улы да әлеге традицияне дәвам иткән. 

– Татарда гомер-гомергә төпчек ул төп нигездә калган, – дип сөйләде Җәлил хәзрәт безгә дә. – Кече улым шуны аңлап, белеп үсте. Өйләнгәч, безне ташлап чыгып китү уенда да булмады. Ә менә олы улыбыз район үзәгенә – Балтачка йорт салырга ниятләгән иде. «Бик саласың килсә, сал, тик бел: мин сиңа энә күзе кадәр дә ярдәм итмәячәкмен. Туган авылыңа сыешмыйсыңмы?!» – дидем. Шуннан, син күр дә, мин күр: олы улыбыз Бөрбаштан йорт салырга урын эзләп йөри башлады. Күтәрергә без дә булыштык. Ул елны өч йөз банка гөмбә генә эшкәртеп саттым… (Җәлил хәзрәт атаклы гөмбәче, бакчачы. – Авт.) 

Шулай итеп, Җәлил хәзрәтнең ике улы да туган авылында калган, өчәр балалары бар. Хәер, Бөрбашта өч бала – гадәти күренеш.
– Без дә әти‑әни белән яшибез, – дип сөйләде Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. – Бик рәхәт бит: хатыным белән көне буе эштә, балалар бакчасына дип ашыгасы түгел. Кайткан җиргә кайнар ризык әзер, балалар караулы. 

Равил әле берничә ай элек кенә җирлек башлыгы булган. Аңа кадәр тормыш иптәше белән казылык ясап сату белән шөгыльләнгән, теплица тоткан. Хәзер бу эшләрен ташларга туры килгән. 



– Авыл җирлеге башлыгы булырга тәкъдим иткәч, каршы килмәдем инде, – диде. – Бөтен кеше үз эше белән генә шөгыльләнсә, авыл өчен кем йөрер? Әле менә иганәче ярдәме белән мәчет манарасына яктылык уздырдык, караңгыда әллә кайдан балкып тора хәзер. Тагын багана башларына 295 мең сумлык яктырткычлар алып куйдык. Хәзер менә яңа эш артыннан йөрибез – авыл башына 1 чакрым 800 метрлы чаңгы юлы ясыйсы иде. Утлар белән яктыртыла торган булачак ул… Рәхмәт яусын, Бөрбаштан чыккан кешеләр дә авылны онытмый. Акчалата ярдәм итәләр. Бу юлы да аларга өметләнәбез.
Бөрбашка көндез барганлыктан, өч буын бергә яши торган гаиләләрдәге балалар белән күрешү насыйп булмады, ул-кызлар йә бакчада, йә мәктәптә иде. Шулай да, ике бәләкәчләре булган Миңнуллиннар белән танышып чыктык. Ир белән хатынга әле утыз да юк. Гаилә башлыгы Айгиз – Бөрбаш мәктәбендә директор урынбасары, Зөлфия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Олы уллары Юныска 2 яшь тулган, кечесе Мусага алты ай гына. Миңнуллиннар яңа йорт җиткергән. 


– Без яңа урамда яшибез, – дип каршы алды гаилә башлыгы. – Авыл зурая, Аллага шөкер. – Яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерә. Бергә аралашасың, бәйрәмнәрдә җыелып утырасың. Балаларга да күңелле. Бик рәхәт яшибез. 

…Кайбер авылларга баргач, туган төбәгеңне ташлап шәһәргә чыгып киткәнеңә үкенеп куясың. Салада да бер дигән итеп яшәп була! Балтач районының Бөрбаш авылыннан кайткач та күңелдә әнә шундыйрак уйлар бөтерелде.
Автор: Руфия Фазылова. Фотограф: Александр Ефремов

http://protatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев