Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөенә беләбез бит әле!

Сала белән кала арасында аерма кими бара, диләр. Үзгәрешләр юк түгел: суга йөрисе юк, кулдан телефон төшми, шәһәргә таксига утырып барасы. Тик бу әле тормышның матди ягы гына.

Авылның анда яшәгән кеше үзе генә сизә торган рухы, һавасы, тормыш ка­гыйдәләре дә бар. Замана шаукымы аларын да бетермәсме? Авыл­да көн күрүче хәбәрчебезнең тормыш хикәятләре әлегә өмет бирә.

Сыерыгызны карточкага төшердегезме?

Күптән түгел вакыты чыкты да, сыерыбызны кабат иминиятләш­тер­дек. Быелдан тагын бер яңалык кертелгән икән: сыерларны фотога төшерәсе! Алдан да, ике як-яннан да... Юк, артыннан кирәк түгел, диделәр. Әй, рәхәтләнде сыер малкай, фотосессия үткәндә. Матуррак булсын дип, маңгаена кызыл тасма бәйләгән идем дә, кызганычка, кечерәк булып чыкты, әллә ни балкып күренми.
Сыерны фотога төшереп мәш килгәндә, кылт итеп, бер елны малларга ветеринария паспорты эшләтүләре искә төште. Өйгә кайтып эзләп карасам, әле дә документлар арасында ята икән. Бер­ничә ел үтсә дә, кирәге чыкмады. Белмим, фәләнчә битле ул брошюраларны эшләтү кем идеясе булган да кемгә табыш китер­гәндер?
Бер танышыма сыерны фотога төшердем әле дигән идем, озакламый тояк эзләрен дә алмасалар ярый инде, дип куйды. Бу дөнья­ныкын кем белгән...

Чишмә юлы... ир-егетләр җыены?

Элек-электән чишмәгә, чиләк-көянтә асып, хатын-кызлар йөргән. Әле урамнардагы колонкалардан су ташыганда да, су юлында хатын-кызлар гына була иде. Ә хәзер... Заман бу күнегелгән гадәткә дә үз төзәтмәләрен кертте. Чишмәгә хә­зер күбесенчә бидон-канистр­лар белән ир-егетләр йөри бездә. Га­дәттә өйгә торбалар аша килгән су­ның сыйфатыннан риза булмаган кешеләр чишмәгә ”сукмак” салды.

Элекке кебек җәяүләп түгел, хәзер чишмәгә дә машинада гына җилдерәләр шул. Безнең Балтач районында халык күп йөри торган Норма тавы өстендәге чишмәдә хәтта... чират пәйда була һәм бу чират еш кына ир-егетләр җыенына әйләнә, диләр. Бәхәсләшәләр дә, фикерләшәләр дә, яңалыклар бе­лән дә уртаклашалар... Ә инде сәя­сәткә кереп китсәләр... Кыскасы, чишмә суына киткән ир-егетләр еш кына чишмә яны җыенында ”ил белән дөрес итеп идарә итү проб­лемаларын” да хәл итә...

Авылы нинди, зираты шундый

Үзебезнең районның күрше Кариле авылы зираты яныннан мин үткән саен сокланып китәм. Моннан берничә ел элек кенә аннан да шомлы, куркыныч зират булмагандыр. Ә хәзер киресенчә, районда аннан да чиста, тәртипле зират юктыр: бер ягыннан бер ягы үтәли күренә, яздан көзгә кадәр үскән, ташланган бер чүп күрмәс­сең. Түзмәдем, берсендә танышларымнан: ”Кемнәр шушы кадәр тәртипләп тота соң аны?” – дип сораштым.

 – Авыл старостасы Фаил абый Зәйнуллин хезмәте бу, – диделәр. – Гел карап, күзәтеп, халыкны өмәгә тартып кына тора. Печәнен дә елга ике тапкыр чаптыра...

– Моннан берничә ел элек бар халык белән тәртипкә китердек без аны, – ди эшмәкәр Гөлсем апа Миннебаева. – Бер-бер артлы 19 өмә генә үткәрдек! Бөтен кеше бик актив катнашты, коймаларын буяганда хатын-кызлар гына да җит­меш­кә якын җыйналдык. Бө­тен кабер­лекләрне чистарттык, кабер араларын китмәнләдек, агачларын кис­тек, ташыдык. Ул чакта күпме чүп түккәнбездер, белмим. Хәзер күмәк хуҗалыктан ашламадан бушаган зур капчыкларны алып, зиратка куйдык, халык чүбен шунда тутыра. Ниһаять, читтән кайтканнар-кил­гәннәр дә чүпне шунда ташлый башлады. Аннан техника белән чүплек­кә илтәбез. Ә техника белән абый­лы-энеле Рә­шит һәм Рафис Ильясовлар тәэмин итә.

Авылның ниндилеге зиратыннан күренә дияргә генә кала.

”Сул кулым көчлерәк”

Май ахыры – июнь башлары иде. ”Айдарның кызы Европада җиң­гән!” – Авыл берничә көн шушы хә­бәр белән яшәде. ”Вәт молодец!” – дип сөенүчесе дә, ”Кара әле!” – диеп сокланучысы да күп булды. Шулай диючеләрне ишеткән саен, мин дә: ”Шөкер, авылда әле кеше шатлыгына сөенә беләләр”, – дип сө­ендем.

Авылдашларның шулай сөенүе дә, гаҗәпләнүе дә аңлашыла. Моңа кадәр әле бездә мондый уңышка ирешкән спортчы юк иде шул. Хәер, Айгөлнең әтисе Айдар үзе дә, мәк­тәптә укыган чакта ук район, республика күләмендәге ярышларда зур уңышларга иреште, райондагы иң өметле спортчыларның берсе булды. Балтачта үткән Россия Сабан туенда яшүсмерләр арасында баш батыр да калган иде. Ни сәбәпледер, соңрак көрәшне ташлады гына. Айгөлнең спортка тартылуы да Айдар йогынтысы булып чыкты.

– Без кечкенәдән әти белән бергә төрле күнекмәләр ясый идек, уйнап-шаярып кына кул да көрәш­терә идек, – дип сөйли ул. – Зуррак үскәч, Иске Салавычка спорт­залга, секциягә йөри башладым. Төрле тренажерларда шөгыльләндек, аннан Ранил абый Сафиуллин җитәк­челегендә кул көрәше секциясенә язылдым. Чөнки ул чакта бу төр­кемгә йөрүче кызлар күп иде...

Дөрес, шөгыльләнүләр җит­ди­ләнә барган саен, сафлар сирәгәя бара һәм соңгы ике елда инде Айгөл үзе генә йөри.

– Җиденче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Беренче елны ук район күләмендәге ярышка бардык, дүртенче урын алдым. Риза булмадым. Җиңәсе килгән иде, ул ярыштан үземә ачу чыгып кайттым...

Әнә шул ачу аңа тагын да ныг­рак шөгыльләнергә булыша да инде. Тырышлыгына, үҗәтлегенә бә­рабәр җиңүләр озак көттерми. Си­гезенчедә укыганда ук инде ул районда һәм республикада беренче урынны ала. Идел буе федераль округында исә көмеш медаль яулый. Аннан соңгы ике елда да рес­публикадагы уңышын кабатлый, Идел буе төбәгендә шулай ук ике елда да 45 килограмм авырлык­та­гы кызга тиңнәр булмый. Быел Россия күләмендә дә чемпион калган, май аенда Европа күләмендәге ярышта да шушы авырлыкта өченче урын алган. Октябрьдә Төр­киядә Анталия шәһәрендә үтә­чәк дөнья чемпионатына барырга әзер­ләнә. Кыс­касы, беренче җи­ңүен 2015 елда районда яулаган кызның бүген төрле дәрәҗәдәге ике дистәдән артык медале бар. Әле аларга төрле турнирларда, Сабантуйлардагы җи­ңүләрне дә өстәргә кирәк.

– Мин ике кул белән дә бердәй көрәшәм кебек, әмма җиңүләр сулы белән күбрәк, димәк, анысы көчлерәк, – ди ул. Быел ул спорт остасы таныклыгы ала.

...Әйтәм бит, авылдашлар белеп сөенә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 135, 21.09.2018/)

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы