Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөенче! "Хисләр дәрьясы" дигән китап дөнья күрде

Сәлимә Габделхакованың "Хисләр дәрьясы" дигән китабы басылып чыкты.

Балачактан матурлыкны тоя белгән, дөньяның матур мизгелләре каршында сокланудан, гаҗәпләнүдән тыны кысылып туктап калган бала, олыгайгач та яшәү ямен югалтмый... матурлыкка сокланып яши. 
Сәлимә Габделхакова – бик бәхетле кеше, чөнки ул ул туган төбәгендә, якыннары янәшәсендә яши. Туган авылы, аның табигате, туган ягы, аның кешеләре, аларны борчыган мәсьәләләр хакында берсеннән-берсе матур, эчтәлекле, мәгънәле шигырьләр иҗат итә. Шагыйрь Зөлфәтнең: “Шагыйрләргә нәкъ шулай яшәргә кирәк, кан тамырың туган ягыңның йөрәгенә кушылсын”, дигән сүзләре бар. Әйтерсең, әлеге сүзләр нәкъ менә Сәлимә Габделхакова турында әйтелгән. 
Шушы көннәрдә райондашыбызның тәүге китабы дөнья күрде. Ул "Хисләр дәрьясы" дип атала. Биредә урын алган тормышчан язылган шигырьләре хис-тойгыга бик бай, алар эчкерсез һәм саф. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев