Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөенче! Татарстан балаларына 10 мең сум акча бирелә

Владимир Путин карары нигезендә, аз керемле гаиләләргә 10 мең сумга кадәр акча биреләчәк. Яңа төр пособие алу өчен гаризалар 1 майдан кабул ителә.

Пособие кемгә тиеш һәм ничек билгеләнә?

Ил башлыгы Владимир Путин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрле яңа төр пособиеләр түләү хакында карарны март азагында имзалаган иде. Әлеге түләүләрне кемнәр алырга хокуклы соң?

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, пособиеләрне алыр өчен гаиләдә һәр әгъзаның кереме республикадагы яшәү минимумыннан азрак булырга тиеш. Татарстанда хәзергә яшәү минимумы 10756 сум исәпләнә.

Пособие алу өчен бала да, пособиене ала торган әти яисә әни, яисә баланың законлы вәкиле Россия гражданины булу һәм Россиядә яшәве мөһим.

Пособие бер елга билгеләнә һәм гариза нигезендә, икенче елга да дәвам иттерелергә мөмкин.

Пособие күләме ничек билгеләнә? Керемнәре аз булган гаиләләр өчен пособие базасы балалар өчен яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк. Татарстанда балаларга яшәү минимумы 10433 сум икәнен исәпләсәк, аның 50 проценты 5216,5 сум тәшкил итә. Бу очракта да гаилә әгъзаларының кереме яшәү минимумына тулмаса, ул вакытта 75 процент, ягъни 7824,75 сум булачак. Гаилә әгъзаларының кереме бу очракта да яшәү минимумын тутырмаса, 100 процент, ягъни 10433 сум пособие түләнелә.

Гаилә кереме ничек исәпләнә?

Яңа төр пособие гаилә кеременә турыдан-туры бәйле. Моның өчен, гариза биргән айдан 4 ай артка чигенергә һәм соңгы 12 айда булган керемнәрне исәпләргә кирәк. Шул керемнәр суммасы 12 айга һәм гаилә әгъзалары санына бүленә. Ягъни сез 1 майда пособие алырга гариза бирәсез икән, 4 ай артка чигенәсез (апрель, март, февраль, гыйнвар) һәм 2021 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 31 декабренә кадәр аралыкта булган керемнәрегезне исәплисез.

Пособиене билгеләгәндә гаиләнең милке һәм кайбер сәбәпләр аркасында әти яисә әнинең кереме булмау, ягъни “керем ноль” кагыйдәсе исәпкә алыначак.

“Пособие гаилә әгъзаларының кереме расланган очракта түләнелә. Моңа хезмәт хакы, стипендия һ.б. керә. Кайбер очракта керемнәр булмавы да бар. Әгәр дә ата яисә ана кеше 2022 елның 1 мартыннан соң эшсез калган икән, аның элеккеге керемнәре исәпкә алынмаячак. Бу очракта пособие 6 айга билгеләнә. Әлеге срок тәмамланганнан соң пособие алу өчен кабат гариза язарга кирәк булачак”, - дип аңлатты Эдуард Вафин.

Әгәр дә гаиләдә көндезге бүлектә укый торган, әмма 23 яше тулмаган бала бар икән, керемнәр бүленгәндә ул да гаилә әгъзасы булып исәпләнә. Бала эшләгән очракта яисә инде үз гаиләсе белән яшәсә, уртак керемнәр суммасы аңа бүленми.

Билгеле булганча, пособие түләнер алдыннан гаиләнең милкен исәпкә алалар.  Әгәр дә гаиләнең шәһәр җирендә 0,25 гектар яисә авылда 1 гектардан артык җир кишәрлеге; 2 яисә аннан да күбрәк автомобиле яисә мотоциклы; 5 елдан да “яшьрәк” һәм 250 ат көченнән дә азрак булмаган машинасы; ике яисә аннан да күбрәк дачасы булган гаиләләргә пособие тәтеми.

 

Моңа кадәр 8-16 яшьлек балаларын ялгыз тәрбияләүчеләргә пособие түләнелә иде. Ул кешеләр ике пособиене берьюлы ала алмый! Түләүләрнең берсенә генә дәгъва кылырга мөмкин.

 

Гаризаны кайчан һәм кайда бирергә?

Гаризаларны 1 майдан 1 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Әмма түләүләр 1 апрельдән исәпләнә. Ягъни балага 2 апрель көнне 17 яшь тулса да, ул апрель өчен тулы күләмдә пособие алачак. Гариза биргәндә балага 8 яшь тулган булырга, әмма туган көненнән соң 6 ай узмаган булырга тиеш. Балага 8 тулып, 6 ай узган икән, ул чагында пособие мөрәҗәгать иткән айдан алып кына түләнеләчәк.

Пособие алу өчен бирелгән гаризаларны 10 эш көне эчендә карыйлар. Әгәр дә кирәкле документлар җитми икән, аны Пенсия фонды вәкилләре соратып ала һәм пособие билгеләү 30 эш көненә кадәр сузылырга мөмкин.

Гаризаларны күп функцияле үзәк яисә “Бердәм дәүләт порталы” аша тапшырырга була.

Гариза тапшыру 1 майдан башлану сәбәпле, майның беренче ун көнлегендә күп функцияле үзәкләрнең кайбер филиаллары эшчәнлеген дәвам итәчәк. Тик бу бер төрле гариза кабул итүгә генә кагыла.  Төгәлрәге, 8-17 яшьлекләргә пособиеләр түләү өчен документлар кабул итү хезмәте  генә күрсәтелә.

Пособие алу өчен кирәкле документлар:

Әти-әниләр күп функцияле үзәкләргә паспорт;

СНИЛС;

Никахны рәсмиләштерү (аерылышу) турында таныклык;

Әти яисә әнинең үлеме турында таныклык;

Эш урыны;

Эш бирүченең ИННы;

Алиментлар суммасы хакында белешмә;

Эшли алмый торган кешене карау турында белешмә;

Банк счеты реквизитлары.

Баланың: СНИЛСы, паспорты һәм туу турындагы таныклыгы. 

Чыганак: "Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев