Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сөенеч”ле балачак

Районыбыз Президент тарафыннан фатыйха бирелгән барлык Программаларда да актив катнаша. 2014нче елда "Балалар бакчалары төзелеше" программасы нигезендә Балтач бистәсендә ачылган 120 балага исәпләнгән "Сөенеч" балалар бакчасы сабыйларның, әти-әниләрнең шатлык-куанычына әйләнде.

Районыбызның "Строймонтаж» оешмасы зарыгып көткән бакчаны озакка сузмыйча, сыйфатлы иттереп башкарып чыкты. Өр-яңа бакча 120 баланы үз кочагына алды. Шундый ук урынга исәпләнгән мәктәпкәчә яшьтәге учреждение агымдагы елда Чепья авылында салына. Әлеге төзелешне башкаланың "Созедание" ширкәте алып бара.. Аны быелның көзендә файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бирегә күрше-тирәдәге биш авылның сабые сыеныр дип көтелә.

- Авылыбызда яңа балалар бакчасы төзелүгә мин бик шат. Уртанчы һәм төпчек кызларыбыз әлеге матур, заманча бакчага йөрер дигән өметтә калабыз, - ди Чепья авылыннан күпбалалы әни Елена Сидорова.

Бу ике балалар бакчасы төзелешенә дә сннан 75әр миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Төзелеш барышында төзекләндерү, яшелләндерү эшләрендә әти-әниләр, оешмалар актив катнашты, аларның ярдәме белән ял итү урыннары булдырылды, агачлар һәм чәчәклекләр утыртылды.
Татарстанда Республика Президентының 30 уникаль программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе - "Балалар бакчалары төзелеше", аның кысаларында Чаллы каласында балалар бакчасы сафка басты. Бу программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге чиратны бетерүгә юнәлдерелгән. Соңгы 5 елда барлыгы Татарстанда республика бюджеты хисабыннан 200 дән артык мәктәпкәчә учреждение ачылды һәм ремонтланды , шуның 118е - өр-яңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250