Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөенеп яшәгез!

12нче сентябрь көнне Чепья авылында яшәүче Фекла Халтурина белән Кунырдан Сәгыйдә Низаметдинова яңа өйгә күчте. Өлкәннәрнең шатлыгын районнан килгән җитәкчеләр белән бергә йортларны төзүче «ПМК-5» җәмгыяте җитәкчесе Солтан Әшрәпов та уртаклашты.

Бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Фекла Халтурина тумышы белән Кургем авылыннан. Сәламәтлеге какшау сәбәпле соңгы өч елда Чепьяда кызы Тамара гаиләсендә яши.
- Дөньядан китәсе килми бит. Яңа йортның куанычын күреп яшәргә язсын иде. Әле ике оныкны да укытасы бар, - дип каршылады кунакларны Фекла апа.


Күптән инде лаеклы ялда булса да, әнә бит һаман да укыту турында борчыла. Хәер, башкача була да алмый торгандыр. Үзе 35 ел балалар укыткан Фекла апаның ире Григорий Семенович та укытучы булган. Заманында директор булып эшләгән. Йөрәге авыртса да үзе теләп сугышка киткән, Ленинград сугышында катнашкан. Сугыштан кайткач, үз эшенә тугры булып озак еллар хезмәт иткән. Тик ни кызганыч, 55 яшен дә тутырмый вафат була.

Өй туенда:
- Әтиебез генә бу матур йортларны күрә алмый китте. Инде әниебез куанычын күрсен иде. Моңа ул бик лаек, - ди балалары.
Кунырда яшәүче Сәгыйдә Низаметдинова да Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны. Хисаметдин Низаметдинов үзе теләп сугышка китә, Япон сугышында катнаша.


- Җиде ел сугышта булган ул. Әйтергә генә ансат, җиде көн түгел бит ул, җиде ел. Күпме михнәт, газап күреп, мул һәм рәхәт вакытларның рәхәтен аз татып калды, - ди Сәгыйдә апа керфек очларына кунган күз яшьләрен сөртеп.
Инде Сәгыйдә апаның үзенә иркен йортларда куанып яшәргә язсын. Кызы Гадилә, кияве Динус, онык-оныкчыклар өчен бик кирәкле кеше бит әле ул.
Рәсемдә: Фекла Халтурина район җитәкчелегенең котлауларын кабул итә. Картаймыш көнендә ойле иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт укый.


«Якты юл» җәмгыяте рәисе Раиф Хәкимов: «Сәгыйдә апа, өегез котлы булсын, игелеген күреп, сәламәтлектә яшәргә насыйп булсын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250